Алия АРСЛАНОВА: Укучыларыбыз аз, әмма актив
Укытучылар элек-электән фән атналыклары, истәлекле даталарга багышланган чаралар уздыралар
Девятерня төп белем бирү мәктәбендә 23 укучы гына булса да, без – педагоглар аларга төпле белем бирүдән тыш, һәр көннәре кызыклы һәм мавыктыргыч узсын өчен тырышабыз.
Бу уку елыннан мәктәпләрдә һәм атнаның дүшәмбесе дәүләт гимны астында ил флагын күтәрүдән башлана. Әлеге яңалык безнең мәктәпкә дә кертелде. Ул укучыларда патриотлык, Ватан белән горурлану хисе тәрбияләү максатыннан эшләнә. Атнаның беренче көнендә “Мөһим әйберләр турында сөйләшү“ дигән темага сыйныф сәгатьләре дә уза. Һәр дәрес укучыларга җәмгыять, иҗтимагый-сәяси вакыйгалар турында сөйләүгә багышлана.
Укытучылар элек-электән фән атналыклары, истәлекле даталарга багышланган чаралар уздыралар. Әлеге традиция мәктәбебездә әле дә дәвам итә.
Белем бирү йорты дәресләрдән соң да гөрләп тора. Биредә төрле түгәрәкләр эшли. Спорт, бию, театр, җыр түгәрәкләрендә укучыларыбыз зур активлык күрсәтәләр. Җитәкчеләре Гөлүсә Гатауллина, Илсур Тулбаев, Алия Арсланова җитәкчелегендә алар, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Ярышлар укучыларга, әйтерсең, канатлар куя. Аннан кайткач алар тагын да дәртләнеп, күңел биреп шөгыльләнә башлыйлар. Башлангыч сыйныфлар һәм татар теле укытучысы Гүзәлия Габбасова да укучылар белән өстәмә шөгыльләнүгә зур басым ясый. Аның укучылары иҗатта да, төрле бәйгеләрдә дә сынатмыйлар.
Балалар бакчасында да, кызганычка каршы, сабыйлар саны елдан-ел кими. Хәзерге вакытта бакчада җиде бала тәрбияләнә. Аз булсалар да, алар белән дә төрле матур чаралар уздырырга тырышабыз. Балалар үзләре дә бик актив. Гөлүсә Вәлиулла кызы җитәкчелегендәге бию, акробатика түгәрәкләрендә шөгыльләнүче Мәрьям Ясәвиева, Сөмбел Фәрхушина, Сәмир Бурнышев, Альмира Солтанова республикада призлы урыннар алдылар.
Әнә шулай, район үзәгеннән иң ерак урнашкан авылда яшәсәк тә, балаларыбызны матурлыкны күрә белергә, актив булырга өйрәтәбез. Бәйгеләрдә катнаштырып аларның сәләтләрен тагын да үстерергә омтылабыз.
Алия АРСЛАНОВА,
Девятерня мәктәбенең тәрбия эшләре буенча урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев