Алия Каирова матурлык, яктылык, нәфислекне төрле төсләргә мана
Алия Лениногорск шәһәренең сәнгать, музыка, педагогика көллиятенең өченче курсын тәмамлады
Иҗат дөньясында кайнаган һәркемнең үз галәме, үз каләме“... Шулай дип уйлый һәм яза идем мин. Алай гына түгел икән шул! Буяу һәм кылкаләм серләренә төшенеп, рәссам һөнәрен үзләштереп йөрүче яшь авылдашым Алия КАИРОВАның иҗат җимешләрен күргәч, сокланып: “Язучы, шагыйрьләр әйтеп, күреп бетерә алмаган матурлык, яктылык, чиксезлек, нәфислекне төрле төсләргә манып балкыта алучы буяу һәм кылкаләм дә яши икән бит әле бу дөньяда!” – дип куйдым.
Алия Лениногорск шәһәренең сәнгать, музыка, педагогика көллиятенең өченче курсын тәмамлады. Җәйге ялын авылда уздыра.
– Исәнбаемда бик рәхәт, – ди ул. – Табигать шундый матур! Хуш исе белән исертә торган җылы, бөркү, тылсымлы, матур кичләр! Үтмәсен, озаграк торсын иде җете төсләре белән җирне балкыткан җәй! Бакча тулы җиләк-җимеш, чәчәкләрнең иң матур чаклары! Аларны ак кәгазь битләренә төшерәсе килеп кенә тора!
Әйе, чәчәк күзләрендә яшь күрергә, шәп-шәрә агач ботагына да җан өрергә өйрәнеп килүче, шуннан ямь табучы яшь иҗатташым өчен мин дә сөенеп куйдым.
Рәссам... Авылыбызда сирәк һөнәр бит ул! Үзебезне рәсем сәнгатенә өйрәткән, җиңел генә сурәтләр ясап гаҗәпләндергән, шома, булдыклы кылкаләме белән күңелләребезгә онытылмас бизәкләр төшергән укытучыбыз Гариф абый Тукмановны без бүген дә хөрмәт белән искә алабыз. Бик матур картиналары, плакатлары белән семинар-күргәзмәләрдә катнашып, озак еллар авылыбыз тормышына ямь өстәгән җор телле, ачык күңелле Назыйф абый Исмәгыйловны үзвакытының алыштырмас рәссам-фотографы буларак сагынып сөйлибез. Балаларга рәсем ясау серләрен өйрәткән мөгаллимә Гөлназ Ризвановабыз бар...
Булам дип кенә була торган эш түгел шул! Монда сәләт, талант кирәк.
– Сабый чагыннан ук рәсем ясарга яратты, – дип сөйли Алиянең әнисе Әлфия ханым, – күп итеп ясап стеналарга ябыштырып куя иде...
“Ә бу сәләт кемнән күчте икән сиңа?” дигән сорауга талантлы кыз, ике дә уйламыйча:
– Әтиемнән! – диде. – Ул басудан кайткач безгә иген кырларын, комбайн, тракторларны бик матур итеп ясый иде. Кызганыч, гомере генә кыска булды әтиемнең. Ул көрәшче дә, гер күтәрү остасы да иде... Күп тапкырлар көрәш буенча авыл, район күләмендә абсолют батыр калган Илшат абыем да көчле булса да, бик хисле, рәсем ясарга оста. Бу нәселдән килә дип уйлыйм...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев