Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

«Аллаһтан курыкмый» ди ватсап аша 60 меңлек сеанс уздыручы экстрасенс

Бу дөнья кая бара?

Зифа Нагаева «Күзгә күз карашып» тапшыруына экстрасенс Рафик Миңнекаевны чакырган. Татарстанның Кукмара төбәгендә туып-үскән, бик күп авырулардан байтак халыкка котылырга ярдәм иткән, күңеле саф, җаны изге дип таныштыра аның белән алып баручы.

Шушы тапшыруны караганнан соң бер кеше дәвалаучыга шалтыратып караган, телефонны хатын-кыз алган. «Ватсап аша дәвалыйбыз, 55 мең сум күчерергә кирәк. Аннары табиб белән консультация өчен 5 мең сум», — дип әйткән һәм карточка номерын җибәргән. Бу хакта «Сөйлисем килә» рубрикасында язганнар.

«Бу дөнья кая бара? Аллаһымнан да курыкмыйлар», — дип язган шалтыратучы.

«Миңнекаев күптәнге шарлатан бит инде. Әкияткә ышанмагыз», «Әстәгъфирулла. Аңа әле дә ышанучылар бармыни?», «Дүрт ел элек барган идек, 30 мең сорады. Хәзер бәяләрен арттырган икән», «Бернинди файдасы юк. Юкка акча әрәм итмәгез», — дип кисәткән инстачылар.

Социаль челтәрдәге бу төркемдә утыручылар арасында «шифасын күрдем» дип язучылар табылмаган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев