Алмагач бетенә каршы – “Машенька“
Алмагач бетеннән (тля) ничек котылырга белми аптыраган бакчачыларга "Машенька" акбуры ярдәмгә килер. Алмагач кәүсәсенең җирдән 15-20 сантиметр өстәрәк өлешен "Машенька" акбуры белән ике сантиметр киңлектә буяп чыксагыз, агачка кырмыскалар да якын килми, алмагач бете дә булмый. Яңгыр яуган очракта бу ысулны янә кабатларга кирәген истән чыгармагыз. Шул ук үлән бетен...
Алмагач бетеннән (тля) ничек котылырга белми аптыраган бакчачыларга "Машенька" акбуры ярдәмгә килер.
Алмагач кәүсәсенең җирдән 15-20 сантиметр өстәрәк өлешен "Машенька" акбуры белән ике сантиметр киңлектә буяп чыксагыз, агачка кырмыскалар да якын килми, алмагач бете дә булмый. Яңгыр яуган очракта бу ысулны янә кабатларга кирәген истән чыгармагыз.

Шул ук үлән бетен үрчетүче кырмыскаларга юлны агач кәүсәсенә махсус тасма (чебен аулау өчен сатыла торган) яки ике яклы скотч бәйләп тә ябарга мөмкин. Тасманы җирдән 30-50 сантиметр биеклектә ябыштарасың. Астагы эре ботакларга да шундый ук капкыннар урнаштырырга мөмкин. Корткычларга каршы мондый тозакларны җимеш агачларына агу сиптерергә теләмәгән бакчачылар үз итә.
Кайбер бакчачылар кырмыскадан, беттән котылу өчен кумакларны "аулаучы" клейдан да файдаланалар икән. Агач кәүсәсенең аскы өлешенә клейны буяп куйсаң, корткычлар зыян салмый, диләр алар.
Алмагачның иммунитетын ныгыту өчен менә бу ысулны кулланырга мөмкин: бер квадрат метр мәйданга ике шырпы кабы исәбеннән минераль ашлама (азот, фосфор яки калий) кертү теләсә нинди авыруга каршы көрәшергә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев