Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Алмалы” төремкәендә күңелле

"Төремкәй" ("Теремок") әкияте кечкенәдән барыбызга да яхшы таныш. Ә менә "Алмалы" дигән төремкәйдә барыгызның да булганы юктыр әле, мөгаен. Узган җомгада Красный борның мәдәният йортында узган бәйрәмдә "Алмалы"да ял иткән балалар берсен-берсе бүлә-бүлә анда уздырган күңелле көннәре турында сөйләделәр. Биредә беренче сменада спорт белән шөгыльләнүче балалар сәламәтлеген ныгыткан булса, икенчесендә...

"Төремкәй" ("Теремок") әкияте кечкенәдән барыбызга да яхшы таныш. Ә менә "Алмалы" дигән төремкәйдә барыгызның да булганы юктыр әле, мөгаен. Узган җомгада Красный борның мәдәният йортында узган бәйрәмдә "Алмалы"да ял иткән балалар берсен-берсе бүлә-бүлә анда уздырган күңелле көннәре турында сөйләделәр.
Биредә беренче сменада спорт белән шөгыльләнүче балалар сәламәтлеген ныгыткан булса, икенчесендә Әгерҗедән, Красный бордан, Салагыштан 88 бала ял иткән. "Мин инде лагерьга бишенче елымны киләм. Һәр ел саен биредә кызыклырак, күңеллерәк була бара. Мин быел вожатый булып эшләдем. Нинди генә чаралар уздырмадык: лагерьны ачу тантанасы, Халыклар дуслыгы, кино, цирк, курчак театры көннәре, комик футбол дисеңме... Тәрбиячеләр һәм балаларның комик футбол уйнаулары әле дә күз алдымда: төрле кызыклы киемнәр кигән балалар кагыйдә буенча, ә тәрбиячеләр кагыйдәләрне бозып уйнадылар", - дип сөйли 1нче гимназиянең 11 сыйныф укучысы Зөһрә Бикмөхәммәтова. Калган вожатыйлар - Владислав Туганаев, Владислав Макаров, Илшат Фәхриев, Адилә Садыйкова, Лиана Ниматова, Вика Вилкова да тәрбиячеләрнең уң куллары булганнар.
"Мин лагерьда әле беренче тапкыр гына ял иттем. Миңа шундый ошады. Аеруча футбол, волейбол, теннис, бадминтон кебек спорт уеннарында бик теләп катнаштым. "Алмалы мистеры" бәйгесендә "Голливуд елмаюлы мистер" номинациясе җиңүчесе булдым, истәлекле бүләкләр алдым", - ди Әгерҗенең 2нче мәктәбе укучысы Вова Нәбиуллин. Ә менә Красный бордан Максим Коротаев биредә инде өченче тапкыр ял иткән. "Хәзер дә бик күңелле булды, шулай да кышкы лагерьда ныграк ошаган иде. Быел да кышкы каникулымны биредә уздырачакмын", - дип планнар кора инде хәзердән үк 5 сыйныф укучысы. Балалар бер-берсен бүлә-бүлә лагерьдагы үзидарә көне турында да сөйләделәр. Бу көнне педагог-оештыручы, тәрбиячеләр бер отрядка берләшеп, балалар роленә кергәннәр. Ә менә балаларга, киресенчә, тәрбияче ролен башкарырга туры килгән. "Үзебезне алар урынына куеп караганнан соң, тәрбияче хезмәте ничек авыр булуын аңладык", - диләр малайлар. Лагерьдагы һәр көнгә йомгак ясаганда, гитарага кушылып җырлар җырлаганнар, кулларына шәм тотып, күңел түрендәге хыялларының тормышка ашуын теләгәннәр балалар. Сер итеп кенә хыялларын да җиткерделәр: биредә шартлар тагын да яхшырсын да ял итәргә күбрәк балалар җыелсын иде.
Лагерьны ябу тантанасында балалар "Алмалы"да уздырган башка чаралар турында да бик тәфсилләп бәян иттеләр. Экрандагы фотосурәтләр бер көннең икенче көнгә охшамаган булуын ачык күрсәтеп тора иде. Шуңадыр, балаларны тәбрикләргә килгән район башлыгы Фәрит Габбасов балалардан "сезгә лагерьда ошадымы?" дип сорауга ук дәррәү "әйе-е-е!" дигән җавап яңгырады. "Сезгә карагач, балачакка әйләнеп кайткандай булдым. Мин өч тапкыр Успьяндагы "Яшь тимерьюлчы" пионер лагеренда ял иттем. Әлеге көннәр турында күңелемдә әле дә матур хатирәләр саклана. Ышанам - сез дә лагерьда уздырган көннәрне еллар узгач та сагынып искә алырсыз әле", - диде Фәрит Гарифович һәм иң актив балаларга грамоталар тапшырды. Лагерь начальнигы Ирина Муратова, тәрбияче Фәридә Кудосина да яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна Сергеева кулыннан грамота алдылар. Башка тәрбиячеләр - Светлана Галләмова, Леюза Баһаветдинова, Илшат Сәләхиев, Валентина Нехорошкова, Гөлназ Абдуллина, физик тәрбия буенча җитәкче Илдар Идиятов, педагог-оештыручы Лилия Газимова исеменә дә бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады бәйрәмдә. Гомумән, җыр-биюләр белән үрелеп барган чыгышларның һәрберсендә 18 көн буе балалар белән бергә булган, аларның ялы файдалы һәм күңелле узсын өчен зур тырышлык куйган һәр хезмәткәргә олы рәхмәт сүзләре ирештерелде. Зөһрә Бикмөхәммәтова кулына гитара алуга, балаларның төрле хәрәкәтләр ясап лагерьда өйрәнгән җырларны дәррәү җырлап җибәрүләре аларның шушы кыска гына вакыт эчендә дус коллективка әверелүләрен ачык күрсәтеп тора иде. "Соңыннан тантана учак янында дәвам итте. Балалар рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр. Ә без аларның һәркайсына истәлекле бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшырдык. Өйләренә дә күтәренке кәеф белән таралыштылар. Әйтерсең, "Алмалы"да уздырган якты көннәрен күңелләренең бер почмагына төреп алып кайтып киттеләр", - ди Ирина Александровна. Инде хәзердән үк кышкы лагерьга юлламалар сораучылар бар, диләр лагерьны оештырган "Ровесник" клубы хезмәткәрләре. Сез дә йоклап ятмагыз, кадерле дуслар. Тантана ахырында Фәрит Гарифович якын арада лагерь урнашкан бинаның бөтен тәрәзәләре пластикка алыштырылып бетәчәге турында сөенечле хәбәр дә җиткерде. Димәк, киләчәктә биредә шартлар тагын да яхшырак булачак!
PS: Июнь-июль айларында төрле лагерьларда 1762 бала сәламәтлеген ныгытты. "Алмалы"да ике сменада 150 укучы итте. Августта балалар Кара диңгез буенда, "Берсут" лагеренда, Казан лагерьларында ял итәчәк.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев