Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Алтмыш яшьлек әгерҗеле Сабан туенда узачак ат чабышына әзерләнә

“Әгәр быелгы район Сабан туенда яраткан атым “Шунда“ белән җиңү яуласам, алтмыш яшьлек юбилеема иң зур бүләк шул булачак“, – ди бу көннәрдә ат чабышына ныклап әзерләнүче Әгерҗедән Әнәс КӘРИМОВ.

Районда аның кебек 60 яшьтә ат чабышында катнашучы башка юк. Ул – бердәнбер.

  • Кайвакыт үземә җитәр, булды, туктат бу шөгылеңне дип әйтеп тә карыйм. Юк, ашкынган күңелне тыярмын димә. Җир бераз кардан ачылуга атка атланасы, рәхәтләнеп болын-кырларны урыйсы килә башлый, – ди Әнәс абый.

Ә Сабан туе җиткәндә ул да атлар кебек ярсый башлый. “Тузаннар туздырып җилдән җитез очуның тәмен минем кебек ат белән “җенләнгәннәр“ генә аңлый шул“, ди ул.

Әнәснең атларга мәхәббәте балачактан башлана. Кечкенә генә Балтач авылында әтисе ат караучы булып эшли. Ә малай-шалай һәрвакыт аның янында кайнаша. “Мәктәпкә укырга кергәнче үк атка атланып йөри идем инде“, дип искә ала Әнәс абый.

  • Кая безгә хәзерге балалар кебек үсү?! Мәктәптән кайтуга букчаны атып бәрәбез дә фермага йөгерәбез. Ә анда яраткан бахбайлар көтә. Бүгенге замана балаларын жәлләп тә куям кайчак. Алар мал арасында кайнап үсүнең рәхәтлеген тоймыйлар, – ди ул.

Беренче тапкыр Сабан туенда 5 сыйныфны тәмамлагач катнаша яшүсмер. Ат чабышына бик ныклап әзерләнгәнем истә, ди. “Ландыш“ кушаматлы аты белән икенче урын ала. Аннан соң инде бер генә милли бәйрәмне дә калдырмый. Егетнең даны күрше-тирә авылларга да тарала. Армиядән кайткач та яраткан шөгыленнән аерылмый ул.

  • Мин бит бик җиңел гәүдәле. Хәзер дә авырлыгым 55 кило гына. Ә ат өстендә нәкъ менә минем кебек җиңел гәүдәлеләр утырырга тиеш тә инде, – ди.

Сабан туенда алган бүләкләре дә бер кочак аның. Шулай да иң истә калганы “Рекорд“ радиосы була. Ә Әгерҗедә бүләк иткән велосипедта рәхәтләнеп үзе җилдерә.

...Быел да яраткан ярымтокымлы “Шунда“сы белән стартка басарга җыена ул.

  • “Шунда“ – бик акыллы хайван. Командаларны аңлый. Аның белән чабышта сынатмаячагыбызга ышанам, – ди Әнәс абый.

 

Тәҗрибәле җайдактан киңәшләр

Чабышта катнашучы атны 3-4 ай әзерләргә кирәк.

Көн саен 4-5 чакрым башта атлатып, аннан юыртып йөрү мөһим.

Азыкны норма белән генә бирергә киңәш ителә: солыны көнгә – сигез, печәнне ун кило чамасы.

Чабышка чыгар алдыннан атка су эчерергә ярамый. Ә чабып килгәч ярты чиләк су бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев