Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Ана капиталы программасы ничәнче елга кадәр гамәлдә

Ана капиталы турындагы закон гамәлгә ашырыла башлаганга 10 ел булган. Ана капиталы барлыкка килгәннән бирле республикада туучылар саны якынча 10 процентка арткан. Ун ел эчендә әлеге дәүләт сертификатын барлыгы 255 мең гаилә рәсмиләштергән. Ана капиталын берничә юнәлеш буенча: торак шартларын яхшырту, баланың укуы өчен түләү, ананың булачак пенсиясен арттыру максатларында...

Ана капиталы турындагы закон гамәлгә ашырыла башлаганга 10 ел булган.

Ана капиталы барлыкка килгәннән бирле республикада туучылар саны якынча 10 процентка арткан. Ун ел эчендә әлеге дәүләт сертификатын барлыгы 255 мең гаилә рәсмиләштергән.
Ана капиталын берничә юнәлеш буенча: торак шартларын яхшырту, баланың укуы өчен түләү, ананың булачак пенсиясен арттыру максатларында файдаланырга була. 2015 елның ноябрендә кабул ителгән яңа федераль закон буенча, ана капиталын куллануның яңа төре гамәлгә керде. Хәзер бу дәүләт ярдәмен инвалид балаларның җәмгыятькә интеграциясе һәм иҗтимагый адаптациясе өчен кулланылган товарлар һәм хезмәтләр сатып алуга тотарга да мөмкин.

Закон гамәлгә кергән беренче елларда ана капиталының суммасы 250 мең сум булса, ел саен индексацияләнеп, бүген ул 453 меңгә җиткән. Шунысы да бар, 2020 елга кадәр кабул ителгән закон нигезендә ул башка артмаячак. Ана капиталы программасы 2018 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә. Алга таба ул озайтылырмы - вакыт күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев