Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ана капиталын алуда үзгәрешләр бар

2018 елдан ана капиталына кагылышлы үзгәрешләр керә. Беренчесе - ана капиталы программасы 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Икенче яңалык - хәзер ана капиталын балага өч яшь тулганчы мәктәпкәчә учреҗдениеләр өчен түләгәндә файдаланып булачак. Өченче үзгәреш 2018 елның 1 январеннан алып 2020 елга кадәр гаиләдә туган икенче балага (яки уллыкка-кызлыкка...

2018 елдан ана капиталына кагылышлы үзгәрешләр керә.

Беренчесе - ана капиталы программасы 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды.

Икенче яңалык - хәзер ана капиталын балага өч яшь тулганчы мәктәпкәчә учреҗдениеләр өчен түләгәндә файдаланып булачак. Өченче үзгәреш 2018 елның 1 январеннан алып 2020 елга кадәр гаиләдә туган икенче балага (яки уллыкка-кызлыкка алынган икенче балага) кагыла. Андыйларга ана капиталы хисабына балага 1,5 яшь тулганчы ай саен түләүләр каралган.

Әлеге түләүгә Татарстанда уртача кереме кеше башына 13713 сумнан артмаган гаиләләр генә дәгъва кыла ала. Уртача керемне санаганда гаиләдәге һәр кешенең соңгы 12 айдагы керемнәрен исәпкә алачаклар. Ай саен 8490 сум пособие түләү каралган. Әлеге акчаларны кредит учрждениесендәге исәп счетына күчереп барачаклар. Кеше аны алып, кирәгенчә файдалана ала.

Шунысы да бар: пособие бер генә елга билгеләнә. Ел узуга, керемнәр турында кабат документлар җыеп тапшырырга кирәк булачак. Ихтыяҗ булмаган очракта әлеге айлык түләүләрдән баш тартып, ана капиталын рөхсәт ителгән башка юнәлешләрдә файдаланырга була.

Ана капиталын өлешләп алу өчен документларны теркәлү урыны буенча Пенсия фондына йә күпфункцияле үзәкләргә тапшырырга мөмкин.

Әлеге түләүләрне алу өчен документлар тапшырганда шуны истә тотарга кирәк: әгәр аларны балага 6 ай тулганчы тапшырсагыз, түләүләрне бала туган көннән алып һәр ай өчен бирәчәкләр. Алты ай тулып узганнан соң гына мөрәҗәгать итсәгез, пособие шул көннән алып кына билгеләнә.

Икенче бала туу (уллыкка алу) уңаеннан айлык пособие билгеләүгә кагылышлы гаризаны тапшырганда түбәндәге документлар да кирәк булачак:

· бала туу (уллыкка алу) турындагы,

· гариза бирүченең һәм баланың РФ гражданлыгы,

· гаилә әгъзаларының 12 календарь айдагы керемнәре турында мәгълүмат,

· кредит оешмасындагы исәп реквизитлары.

Вакытны әрәм итмәс өчен, Пенсия фондына ана капиталы сертификатын алыр өчен гариза тапшырганда, берьюлы пособие билгеләүне дә сорап мөрәҗәгать итәргә була.

Зөлфия БАКАСОВА,

Пенсия фонды идарәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев