Андрей Маганов: «Җәй дәвамында караңгы төшкәнче туп артыннан чаптык..»
Сораштыру
Урамда уйнап йөрүче бала-чага саны кимегәннән-кими бара. Хәзер аларның иң күңелле чаклары смартфонга карап уза. Икетуган энемнән моның сәбәбен сорагач, ул “урамда күңелсез”, дип җавап бирде. Ә безгә телефонсыз да, компьютерсыз да, хәтта кайчак телвизорсыз да ничек күңелсез булмады микән соң?
Андрей МАГАНОВ, сервис локомотив депосы җитәкчесе, 46 яшь, Әгерҗе шәһәре:
– Мин балачактан бирле футбол белән дус. Малай чакта бер ишегалды белән икенчесе арасында кара-каршы уйный идек. Барлык ишегалларында үзебез ясаган мәйданчыкларда футбол, волейбол, хоккей уйнаганыбыз – истә. Җәй дәвамында караңгы төшкәнче туп артыннан чаптык. Әти-әниләрнең көч-хәл белән өйгә чакырып керткәннәрен хәтерлим. Тора-бара минем мавыгуым шөгыльгә әверелде. Алга таба да футбол уйнавымны дәвам итеп, үзебезнең локомотив депосы өчен команда составында чыгыш ясый башладым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев