Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әни һәм кыз бала арасында гына була торган тыгыз бәйләнешне ничек саклап калырга?

Иж-Бубыйда яшәүче Раилә ГЫЙМАЗОВА һәм аның кызлары Әгерҗедән Айгөл ЯМИЕВА, Әлмәттән Гүзәл ЯУШЕВА белән шул хакта сөйләшәбез

... Гади генә бу ике сүздә фәкать алар арасында гына була торган күпме олы мәхәббәт, алтын-көмешләргә дә алыштырып булмый торган ярату, җылылык... Әтиләр мине, зинһар, гафу итсеннәр, кыз бала өчен әни – барыбер иң якыны... Әни генә түгел, ул аңа ахирәт тә, дус кыз да, сердәш тә, киңәшче дә була белгәндә генә ике арада җылы мөнәсәбәтләр гомер буе саклана.

Сөю-сәгадәт белән тулы шушы изге мәхәббәтне, әни һәм кыз бала арасында гына була торган тыгыз бәйләнешне ничек саклап калырга? Иж-Бубыйда яшәүче Раилә ГЫЙМАЗОВА һәм аның кызлары Әгерҗедән Айгөл ЯМИЕВА, Әлмәттән Гүзәл ЯУШЕВА белән шул хакта сөйләшәбез.

–    Раилә, ике кызыгызга да күз тимәсен, безнең күз алдында әдәпле, тыйнак, ачык йөзле, олыларга ихтирамлы булып үстеләр. Бу кырыс заманда кыз баланы шундый итеп  тәрбияләүнең сере белән уртаклаш әле.

–    Баланы гел “тегеләй булма, болай итмә” дип мораль укып кына түгел, иң элек гаиләдә үз үрнәгеңдә тәрбияләргә кирәк. Бу купшы сүзләр генә түгел. Аларга бер төрле мораль укып, үзең нәкъ киресен эшләсәң, бетте инде... Бездә кызлар барында әтиләре белән иң начар сүзләр әйтешеп ызгышу-талашу, ачу килгәндә кызларга әтиләрен хурлау, чәкешеп аракы эчеп утыру, сүгенүләр булмады. Кыз балага әни  кечкенәдән үк иң якын кеше булсын өчен аларның эчке дөньясына үтеп керергә, алар телендә сөйләшергә, киңәшергә, ышанычын акларга кирәк. Без, гадәттә, кичен барыбыз да табын артына җыелгач кызларыбызның балалар бакчасында, аннары мәктәптә көннәре ничек узуы, сыйныфтагы хәлләр турында ачыктан-ачык сөйләшергә ярата идек. Бергәләп алдагы көнгә, ялларга планнар корганда кызларның теләк-тәкъдимнәренә колак салу да гадәти күренеш булды. Мәктәптә бирелгән өй эшләрен әзерләүне ныклы контрольдә тоттым дип әйтә алмыйм. Бу мәсьәләдә бернинди проблема туганы булмады, чөнки мин эштән кайтканчы аларның бар фәннәрдән дә өй эшләрен әзерләп куйганнарын белә идем. Кызларыбызның ата-ана җыелышларына бару минем өчен һәрчак бәйрәм булды. Мактанып әйтүем түгел, алар турында фәкать мактау сүзләре генә ишетү – әни кеше өчен нинди  бәхет бит ул!

–    Халыкта “итәктә чакта сөйдерә, итәктән төшкәч көйдерә” дигән әйтем дә бар бит. Кызларның катлаулы яшүсмер чакларына тукталыйк әле. 

–    Әгерҗе урамнарында кайбер яшүсмер кызларның тәмәке тартып, сыра шешәсе күтәреп, чәчләрен яшел-зәңгәргә буяганнарын күргәндә, “Аллаһым, кызларыбызны шул юлларга басудан сакла”, дип сорый идем. Бу яшьтә инде мин кызларга таләпчән дә, вакыты белән кырысрак та булырга тырыштым. Шул ук вакытта аларны ничек тә ачыктан-ачык сөйләшүгә тартуны, урамда кемнәр белән дуслашуларын белеп торуны максат итеп куйдым. Кайбер бала өйдә тәртипле булса да, әти-әни яныннан чыгып киткәч бәйдән ычкынган эт кебек була. Шуңа күрә мин кызларымның укытучылары белән даими элемтәдә тордым.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев