Әни җылысы
(Уйлану)
....Иж-Бубыйда гомер кичергән әнием Мөнәзәһәнең якты дөньядан китүенә өч ел. Әтиебез Рәсилнең безнең янда яши башлавына да шуның кадәр вакыт узган. Әмма атна ахыры җиттеме, күңелне тыям димә: ул авылга ашкына башлый. Югыйсә, анда көтеп торучы да юк. Аның каравы, әни җылысын саклаучы нигез бар. Бу язмам да чираттагы кайтуымда күңелдә туган уйларга нигезләнеп язылды.
БАЛАЧАКНЫҢ КАЙТАВАЗЫ КЕБЕК
Бер уйлаганда, авылдан китеп җитеш тормыш корган шәһәр кешесе бүген үз йорты белән яши, туган нигез аңа инде күптән үткән балачакның кайтавазы кебек кенә. Авылдагы алты почмаклы йортка аның уңайлыклары булган шәһәр йорты яки фатирына күнеккән баласы кайтмый да кайтмый инде. Төпләнеп яшәргә дә тәгаен башка беркемнең дә кайтачагы юк. Шуңадыр йортларны теләгән кешегә сату ул табигый сыман.
Һәм син авылга туганыңа гына кереп чыгарга кайтып килә башлыйсың. Балаларыңа ул туганың инде әллә ни туган да түгел кебек, андагы тормыш-көнкүреш тә ят. Димәк,оныклар өчен бу урын бик якын киләчәктә “малая родина предков”ка әвереләчәк. Соңгы сулыш якынайган мәлдә васыять әйтәсең әйтүен, авылдагы зиратка илтегез, дисең... Елга бер, аннары ун елга бер кайтырларын белеп шулай дисең... Бер дә булмаса, авыл кешесе ташламас әле, дип, дөнья белән бәхилләшәсең...
КҮЗ АЛДЫНА ӘНИ КИЛӘ
Ә сатмасаң... Мәшәкате шулкадәр күп, әйе. Аннары... Әнисез өйгә кайтуы җиңел түгел. Шәһәрдә үскән балаларны кайтару, бигрәк тә йорт тирәсендә аз-маз эшкә күнектерү тагын да авыр.
Шушы вакытта күз алдыңа әниең килә... Ул ташлап китәр идеме? Ташлап киткәнне яратыр идеме? Аның яраткан, гомер иткән дөньясы ла бу...
Шушы уй сине гамьле итә. Ташлау кая, йортны җәннәт итәсе килә башлый. Һәм синең дөньяңның бер бик мәгънәле ягы барлыкка килә. Син бертуганнар, аларның балаларына дип шушы гүзәллекне, әниле чактагы өйнең һавасын саклыйсың. Әни каберенә даими барып, дога укыйсың. Әни гөлләрен ул яшәгән йортта үстерәсең, корытмыйсың (мин аларны әниләрнең Әгерҗедә яшәгән фатирында үстерәм). Иң мөһиме, бертуганнар әниле өйгә кайткан кебек, кайтып күрешер көнне көтә. Ә син шул бер күрешү өчен ел дәвамында әни йортын күз карасыдай тәрбиялисең, гөлбакча итәсең.
Әни җылысы шулай ул яраткан нигезгә сине дә, синең балаңны да тарта. Туганнарыңны, аларның балаларын да тарта. Димәк, оныклар да кайтачак. Каберләргә эз суынмаячак, ә нигез гел яңарып торачак.
Нигезгә синең әни салган тирән ярату буыннарны җылытыр, җыяр бер көчкә әвереләчәк.
Әйе, туган туфрак хисе – әниле йортны ярату хисе. Нигездәге йортны саклау – әнигә ихтирамның иң олы билгесе ул.
Әнисен ихтирам иткән бала үзе дә, аның оныгы да нигезгә эзне суытмас. Һәм туган туфрак хисен бер канына сеңдергән бала әдәпсез, гамьсез була алмас.
Аны көтеп чәчәк аткан алмагачлы-шомыртлы, җиләкле-яшелчәле гөлбакчаны сатмас ул. Йөрәге таш булмаса, бармас ул бу хыянәткә. Лилия Гыйбадуллина сүзләре белән әйткәндә, “тигәнәкләр тиргәшен” күтәрә алмас аның йөрәге...
Гөлфия ГАЙНУЛЛИНА.
Иж-Бубый–Казан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев