Анна Закирова: Сәяхәттән ел буена җитәрлек хискичерешләр белән кайттым
Диңгез һавасын сулап туеп булмады..
Тормыш юлымда олы йөрәкле кешеләр очрап торуына ничек сөенмисең инде... Менә шул танышларым аркасында мин дөнья күрә алам.
Физик мөмкинлекләре чик ле кешегә фатирдан чыгу да нинди зур газап икәнен аңлатып тору кирәкмидер. Ә дусларым ярдәме белән мин ике тапкыр театрда булдым, циркка, зоопаркка бардым, ИжБубый музеен күрү бәхетенә дә ирештем. Ә август аенда киң күңелле, мәрхәмәтле бер ханым мине диңгезгә алып барды.
Бу турыда хыялланмаган да идем! Әлеге сәяхәткә без февраль аенда ук әзерләнә башладык. Күңелне дулкынлану хисләре биләп алды. Юл ераклыгы да куркытты. Әмма юкка булган икән. Без Ижау–Анапа поездында махсус вагонда бардык. Юлламаны Анапа шәһәрендәге бер санаторийга алдык. Миңа барысы да бик ошады.
Юл буе тәрәзәдән күзне алмадым дияргә була. Бөтен матурлыкны күрдем. Анапада без яшәгән санаторий каршында көнозын җырлар яңгырады, рәхәтләнеп тере музыка тавышын тыңладык. Экскурсияләргә йөрмәсәк тә, диңгез причаллары, маяклары янына бардык, җилкәннәр залында булдык, аллыгөлле чәчәкләр, фонтаннар да таң калдырды. Җиңү паркын да күрдек. Анапага барып ничек диңгездә коенмыйсың инде! Диңгез һавасын сулап туеп булмады. Әнә шулай, бер атна эчендә мин бер елга җитәрлек хискичерешләр тупладым.
Анна ЗАКИРОВА. Әгерҗе шәһәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев