Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдинованың улы туган
Илүзә белән ире 2 кыз үстерәләр иде
Социаль челтәрдәге сәхифәсендә тиз һәм тәмле рецептлар тәкъдим итүче блогер Илүзә Рамилевна (Хөснетдинова) өченче тапкыр әни булган, дип яза "Интертат".
«Улыкаем минем. Барысы да көтелмәгәндә булды. Ә иң мөһиме – вакытында», – дип бәхете белән уртаклашкан ул.
Блогер табибы янына «күренеп кенә кайтам» дип киткән булган. Аңа баланы кесарев кисеме белән таптырганнар. Нәни батыр 2900 грамм булып туган.
Илүзә белән ире 2 кыз үстерәләр иде.
Бәхетле, тәүфыйклы сабый булып, әти-әнисе кочагында үсәргә насыйп булсын!
Фото: Илүзә Хөснетдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев