Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Яшәеш

"Авангард" яшьләр үзәгендә "Мин тормышны сайлыйм" дигән акция узды

Чарада табиб психиатр-нарколог катнашты

«Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит» Бөтенроссия акциясенең 2 этабы кысаларында "Авангард" кинотеатры һәм яшьләр үзәге хезмәткәрләре тарафыннан "Мин тормышны сайлыйм" дигән чара үткәрелде.

Акциядә 4нче мәктәпнең 10 сыйныф укучылары катнашты, аларга наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр куллануның зыяны турында сөйләделәр. Балалар уеннарда актив катнаштылар һәм тематик видеороликлар карадылар.

Акциядә табиб психиатр-нарколог Караяни Виталий Дмитриевич катнашты. Ул наркотикларның организмга зыяны турында җентекләп сөйләде.

Чара ахырында балаларга белешмәлекләр тараттылар һәм фильм күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев