Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Авылда терлек асрамый булмый

Бригадалап сыер саву турында ишеткәнегез юктыр әле. Ә менә "Сарсак-Омга" ширкәтендәге сигез сыер савучы дүрт бригадага берләшеп эшлиләр. Беренче бригадада - Галина Касьянова һәм Галина Васильева. Аларның быел икесенә дә 30ар баш тана беркетелгән. Таналарның барысы да бозаулаган инде. "Бер-беребезгә ярдәм итеп эшләгәч, яшь сыерларны саварга өйрәтү җиңелрәк булды", -...

Бригадалап сыер саву турында ишеткәнегез юктыр әле. Ә менә "Сарсак-Омга" ширкәтендәге сигез сыер савучы дүрт бригадага берләшеп эшлиләр.
Беренче бригадада - Галина Касьянова һәм Галина Васильева. Аларның быел икесенә дә 30ар баш тана беркетелгән. Таналарның барысы да бозаулаган инде. "Бер-беребезгә ярдәм итеп эшләгәч, яшь сыерларны саварга өйрәтү җиңелрәк булды", - диләр сыер савучылар. Башкалар сауган сөт махсус сөт уздыргычлар аша үтсә, алар эшли торган фермада әлегә мондый җайланма юк. Шуңа ике Галинага да сөтне чиләкләр белән ташырга туры килә. "Кул хезмәте өчен аерым түләү каралган, эш нәтиҗәләребез буенча премиягә бозау да бирделәр", - диләр алар хезмәтләренең лаеклы бәяләнүенә сөенеп. Икенче бригадада Надежда Яковлева һәм Светлана Васильева бүген һәр сыердан 14әр литр сөт савалар. Калган бригадалар сыер савучылары Ирина Васильева һәм Римма Николаева, Елена Павлова һәм Галина Иванова да - мәктәпне тәмамлаганнан бирле фермада. Әнә, Римманың фермага килүенә 35нче ел киткән инде. "Лаеклы ялга киткәнче сөтлебикләремнән аерылмаска исәп", - ди ул. Ике сыер савучының сөтен бер счетчик исәпләп бара да аннан әлеге сан тигез итеп урталай бүленә. "Беребезнең савымы бер көнне кимрәк, икенче көнне күбрәк тә була торгандыр. Тик уртак исәп алып барылгангадыр, без моны сизмибез", - диләр алар. Кышкы чорда уртача хезмәт хаклары 10-11 мең сум булса, хәзер 13-14 мең сумга кадәр күтәрелгән. "Әле җәй башлана гына. Июнь аенда да сыерларыбыз бозаулавын дәвам итәчәк. Күбрәк сөт сауган саен хезмәт хакыбыз да югарырак булыр", - дип өметләнәләр. Фермада гына түгел, башка эштә дә дус Омга сыер савучылары. "Җәен фермада эш бик күп булмаганлыктан, хатын-кызларыбызны ферма тирәсендәге чүп үләннәрен чабу, сенаж өстен ябу кебек эшләргә дә җәлеп итәргә туры килә. Тик аларның берсенең дә "бу - безнең эш түгел" дип торганы юк, бу яклап та мактауга лаек алар", - ди ферма мөдире Алевтина Гаврилова. Хезмәтләренә күрә хөрмәте дә бар: әлеге өстәмә хезмәт өчен ел саен йә салам бирә җитәкчелек. "Абзар тулы мал булгач, бик тә ярап куя", - диләр сыер савучылар.
Сыерлар тәүлек буе диярлек - көтүдә. Фермага көтүчеләр аларны савым вакыты җиткәч кенә алып кайталар. Ә менә ял итәр өчен җәйге лагерь бар. Биредә дә су, печән, салам - алларында. "Сыерның сөте телендә" дигәнне һәрчак күз уңында тоту менә шулай булырга тиеш тә инде ул. "Мондый шартларда сыерларның сөте дә сизелерлек артты. Хәзергә һәр сыердан уртача савым 12 килограмм тәшкил итә. Бу сан әле тагын артыр дип өметләнәбез", - ди ферма мөдире. Көтүчеләр Алексей Тимофеев, Алексей Прокопьев, Михаил Яковлев, Дмитрий Халитовның хезмәтеннән дә канәгать ул. "Болыннарны да, кайсысында үләннең сусылрак булуын да "уч төбендәге" кебек яхшы беләләр", - ди аларны мактап. Көтүчеләрнең Димадан калганнары - кышын да фермада. Кемдер каравылда тора, кайсысы терлек азыгы ташый, кемдер - тирес чыгаруда. "Әле ярый шушы алыштыргысыз терлекчеләребез бар. Югыйсә, берәрсе авырып киткән очракта да аларга алмаш табуы авыр", - ди Алевтина Гаврилова. "Көтүдә йөрү сабырлык та, зур җаваплылык та сорый. Елның-елында хезмәтебез лаеклы бәяләнеп килде, быел да шуңа өметләнәбез", - диләр ир-егетләр хезмәтләренә зур җаваплылык белән карауларының төп сәбәбенә ишарәләп. "Көтүчеләргә эш нәтиҗәләре буенча бозаулата, ашлыклата премия биреп килдек. Бу быел да шулай булачак", - ди ширкәт җитәкчесе Рәзиф Харисов. Хезмәт хакларына килгәндә, 15-20 меңнән дә ким алмаячаклар, дип вәгъдә итә ул. Хәер, монысы турыдан-туры сөт күләменә дә бәйле булачак.
Менә шулай, күмәк хуҗалыктагы терлек санын гына түгел, шәхси хуҗалыклардагысын да киметмәүне максат итеп куя бүген ширкәт җитәкчелеге. Фермада тана бозаулар туса, аларны сыерлар санын тулыландыру, яшәртү максатында файдалансалар, үгез бозауларны хезмәтчәннәргә хезмәт хакы хисабыннан да сатып бирәләр. Терлек азыгы белән дә ярдәм итә хуҗалык. "Халыкның мал асрап, тырышып көн күрүенә сөенәм генә. Аларга бу яклап киләчәктә дә ярдәм итәчәкбез", - ди Рәзиф Харисов.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев