Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Автомобиль кую урыны нигә буш?

Минем оныгым шәһәрдәге 9нчы балалар бакчасына йөри. Ә бу бакча каршында гына - тимер юл узелы хастаханәсе. Хәзер анда балалар һәм стоматология поликлиникалары да күчте. Шуңа күрә бакча белән хастаханә каршында иртәдән кичкә кадәр машиналар туктап тормый. Юлның ике ягы буйлап тезелеп киткән машиналар арасыннан ничек чыгарга дип аптырап калган...

Минем оныгым шәһәрдәге 9нчы балалар бакчасына йөри. Ә бу бакча каршында гына - тимер юл узелы хастаханәсе. Хәзер анда балалар һәм стоматология поликлиникалары да күчте. Шуңа күрә бакча белән хастаханә каршында иртәдән кичкә кадәр машиналар туктап тормый. Юлның ике ягы буйлап тезелеп киткән машиналар арасыннан ничек чыгарга дип аптырап калган чаклар еш була. Ә бит балалар поликлиникасын ачканда аның каршында зур гына мәйданда автомобиль кую урыны да ясалган иде. Нигә бу тукталышка керү капкасы бикле икән хәзер? Махсус ясалган тукталыш буп-буш тора.
Г.ГАЯЗОВА.
Әгерҗе шәһәре.
Газета укучыбыздан килгән хатка аңлатма бирүен сорап, үзәк хастаханә баш табиб вазифаларын башкаручы Магомед АЮБОВка мөрәҗәгать иттек.
- Тимер юл узелы хастаханәсенең элекке хирургия бүлеген балалар поликлиникасы итеп үзгәртеп корганда балаларын табибка алып килүче өлкәннәр өчен махсус автомобиль кую урыны да ясаган идек. Ләкин бу тукталышка балалар поликлиникасына килүчеләр генә түгел, теләсә кем кереп, машинасын куеп калдыра башлады. Алай гына да түгел, хастаханә территориясенең теләсә кайсы почмагына машинада кереп туктаучылар күбәйде. Баласын коляскада поликлиникага алып килүче ата-аналар хастаханә территориясендә бертуктаусыз машиналар йөрүеннән зарлана башладылар. Шуңа күрә без балалар поликлиникасына килүчеләр өчен ясалган автомобиль тукталышын вакытлыча ябарга булдык. Хәзер тимер юл узелы хастаханәсенең элекке терапия бүлегендә үзгәртеп кору эшләре бара. Киләчәктә биредә үзәк хастаханәнең өлкәннәр поликлиникасы булачак. Аны быел ачу планлаштырыла. Поликлиниканы ачканнан соң биредә автомобиль кую урыны эшли башлаячак. Бирегә керү ирекле булмаячак. Вахтер автомобильләрне кертү һәм чыгаруны көйләп торачак. Коляскалы инвалидларга да махсус керү юлы ясалу каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев