Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең пенсияләре артты
Озак еллар авыл хуҗалыгында эшләгәннәрнең 2019 елның 1 январеннан пенсияләре артачагы турында күп сөйләнде. Әлеге хәбәрнең хаклыгын раслап, авылларда яшәүчеләр арасынннан редакциягә шалтыратучылар да бар инде. Кемдер пенсиясенең артуына сөенсә, кемдер, киресенчә, борчылуын җиткерде.
Әлеге яңалык кемнәргә кагыла соң? Сорауга Пенсия фондының Әгерҗе районындагы клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия БАКАСОВА җавап бирә:
– Бу яңалык авыл хуҗалыгы өлкәсендә 30 елдан да ким эшләмәгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган һәм авыл җирендә яшәгән кешеләргә генә кагыла. Татарстанда шушы шартларга туры килгән 50 мең тирәсе кеше исәпләнә. Димәк, 2019 елдан нәкъ менә алар өстәмә түләү ала башлый.
2019 елның 1 январеннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 7,05 процентка индексацияләнә. Моның өстенә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә 30 елдан ким булмаган стаж туплый алганнарга түбәндәге күләмдә өстәмә түләү билгеләнә: I, II төркем буенча инвалидлык һәм картлык буенча иминият пенсиясе алучыларга – 1300 сум, III төркем инвалид пенсионерларга – 669 сум. Әлеге сумма соңрак индексацияләнәчәк.
Моңа кагылышлы кабат исәпләү эшләре Пенсия фонды тарафыннан автомат рәвештә башкарыла. Әгәр пенсионерның кулында авыл хуҗалыгында эшләве турында өстәмә мәгълүмат бар икән, ул аларны пенсия алу урыны буенча Пенсия фонды идарәсенә тапшыра ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев