Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

“Айфара“ ятимнәрне сөендерде

Әгерҗе Мәдәният сараенда тәүге концертын куйган "Айфара" төркемен һәм аның җитәкчесе Алмаз Шәрифуллинны тамашачы алкышларга һәм чәчәкләргә күмде. Залның халык белән тулы булуы бер дә гаҗәпләндермәде, чөнки "Айфара" - татар сәнгате дөньясында танылган төркем. Ә бу юлы тамашачыларның 120 чакрым ераклыктагы Үтәгән, Девәтернәдән тикле килүләре - халкыбызда мәрхәмәтлелек дигән күркәм...

Әгерҗе Мәдәният сараенда тәүге концертын куйган "Айфара" төркемен һәм аның җитәкчесе Алмаз Шәрифуллинны тамашачы алкышларга һәм чәчәкләргә күмде.
Залның халык белән тулы булуы бер дә гаҗәпләндермәде, чөнки "Айфара" - татар сәнгате дөньясында танылган төркем. Ә бу юлы тамашачыларның 120 чакрым ераклыктагы Үтәгән, Девәтернәдән тикле килүләре - халкыбызда мәрхәмәтлелек дигән күркәм сыйфат булуына ачык дәлил. "Айфара" егетләренең дә нияте изге бит: Әгерҗедә узган концерттан кергән барлык акчаны Красный бордагы "Наз" приютында тәрбияләнүчеләргә тапшырырга уйлаганнар. Бу гамәлләре турында ишеткәч, әлеге изге эшкә үз өлешебезне кертик дип ераклардан да килгән халык. Красный бордан Рәшидә Хәмидуллина, Фәридә Каерова , Нәсимә Мөхәммәтдинова, Минзифа Решетникова:
- Иң беренче булып без билет алдык. Казаннан тикле килгән артистлар өчен 100 чакрым ара үтүебез дә аз әле. Игелекле эшкә бераз булса да өлеш кертүебез өчен бик шатбыз, - диделәр ак халатлы шәфкать ияләре.
Иж-Бубый мәктәбе директоры Эльмира Мәннапова да:
-Укытучылар коллективыннан алтау килдек. Концерт бик матур узды. Айфаралыларның ятимнәргә ярдәм итүенә аеруча куандык, - дип соклануын белдерде.
Җыр арты җыр алышына. Балачактан таныш ат та, әкияттәге Шүрәле дә, чибәр кунак кызлары да таныш көйләр аша күз алдыбызга килә. Күңел моң бишегендә тибрәлә. Җырчы Айгөл Рәхимованың чыгышы да бу мәдәни чараның матур бер бизәге булды.
"Айфара" егетләренә мондый күркәм мәдәни чара оештырган өчен район башлыгының Рәхмәт хатын һәм "Әгерҗе төбәге: тарихи сәхифәләр" китабын бүләк иткәндә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова бу игелекле сәхнә осталарына чын күңелдән соклануын белдерде. Приют директоры Гөлчәчәк Нигъмәтуллина "Айфара"ның приютта тәрбияләнүчеләрне Казанга чакырып, башкалабыз белән таныштырганда, "Пирамида"да хәйрия концерты оештырганда, приют юбилеена Красный борга килеп, балаларны сөендергәндәге мизгелләрне чагылдырган фотолар панносы бүләк итте. "Айфара" егетләренә концерттан кергән 60 мең сумга приютның кер юу бүлмәсенә ремонтка төзелеш материаллары бүләк итүләре өчен зур рәхмәтен җиткерде. Ул шәһәребездәге тимер юл предприятиеләренең дә 52500 сумлык төзелеш материаллары бирәчәкләрен дә хәбәр итте.
Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев