Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Азевода авыл җирлеге Советы бинасы ачылды

Һәркем өчен ишекләр ачык булсын

Бу атнада Азево авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен сөенечле вакыйга булды. Биредә тантаналы шартларда авыл җирлеге Советының яңа административ бинасы кулланылышка тапшырылды. Ул – районда республика программасы буенча төзелгән әлегә бердәнбер бина.

Аны ачкан көнне биредә яшәүчеләрнең шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Азат Вәлиев та килде.

– Республикада бик күп программалар тормышка ашырылып килә. Аларның күбесе авыл җирлекләре территорияләрен үстерүгә, аларда яшәү шартларын тагын да яхшыртуга тәгаенләнгән. Азеводагы авыл җирлеге бинасы ишекләре дә һәркем өчен ачык булсын, бирегә килүчеләрнең проблемалары һәрвакыт уңай яктан чишелеш тапсын, – диде ул.

Җирлек башлыгы Владимир Семенов авыл күрке булырдай бина төзеткәннәре өчен район җитәкчелегенә, әлеге эшне сыйфатлы итеп башкарган Али Ибраһимов җитәкчелегендәге төзүчеләргә олы рәхмәтен җиткерде.

Чынлап та, биредә эш өчен барлык шартлар тудырылган. Йөз квадрат метрдан артык мәйданлы бинада проект буенча өч эш кабинеты, архив бүлмәсе эшләнгән, санузел бар. Барлык җиһазлар да өр-яңа. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен бинага керү юлында уңайлыклар да булдырылган.

– Моңа кадәр агачтан салынган иске бинада эшләдек. Кыш көннәрендә салкын үзәккә үтә иде. Биредә оҗмах инде, кайнар суга кадәр бар, – диделәр авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Людмила Никитина һәм бухгалтер Ангелина Мерзлякова.

Материалны тулысынча газетабзның җомга санында укыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев