“Бабаем кадерләп яшәтә, шуңа картлыкка бирешмим“, ди Әгерҗедән Сәйдә апа Солтанова
Әгерҗедә яшәүче Сәйдә апа СОЛТАНОВА Яңа ел бәйрәме алдыннан 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Йөзеннән нур бөркелеп торучы, бик тә ягымлы, әле хәзер дә җитез һәм уңган Сәйдә апага һич кенә дә бу яшьне бирмәссең. - Бабаем кадерләп кенә яшәтә мине, шуңа күрә картлыкка бирешмим, - ди ул 56...
Әгерҗедә яшәүче Сәйдә апа СОЛТАНОВА Яңа ел бәйрәме алдыннан 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Йөзеннән нур бөркелеп торучы, бик тә ягымлы, әле хәзер дә җитез һәм уңган Сәйдә апага һич кенә дә бу яшьне бирмәссең.
- Бабаем кадерләп кенә яшәтә мине, шуңа күрә картлыкка бирешмим, - ди ул 56 ел иңне-иңгә куеп гомер итүче ире Миңнегалигә сөйкемле караш ташлап.
Язмыш аларны Әгерҗедәге Ленин клубында очраштыра. Күбәләктәй бөтерелеп биюче Сәйдәгә бер күрүдә гашыйк була Миңнегали. Кызның үзенә караганда күпкә олырак яшьтә булуы да куркытмый аны. Тапкыр сүзле, җор телле егет белән кыз уртак телне тиз табалар һәм өч-дүрт ай очрашып йөргәннән соң гаилә коралар.
- Миңнегалием гомерендә бер тапкыр авызына аракы капмады, тәмәке тартмады. Шулкадәр төгәл, хезмәт сөючән, мәрхәмәтле булды ул. Аны хөрмәт итмәү мөмкин түгел, - ди Сәйдә апа.
Чынлап та, сугыш вакытында Балтач авылында җир сукаларга да, соңыннан бәхет эзләп Архангельск якларына китеп урман кисәргә дә туры килгән кызны язмыш кемнәр белән генә очраштырмый. Әмма бәхет аны туган ягында көтә һәм Миңнегалине очратуына сөенеп туялмый ул.
- Гомер буе мине өрмәгән җиргә дә утыртмады ул. Әле хәзер дә бөтен эшне бергә башкарабыз. Өй җыештыра башласам, мин тузан сөртәм, бабай идән себерә, ашау пешерсәк, мин бәрәңге турыйм, бабай суган әрчи, - ди Сәйдә апа.
Чынлап та, йортлары тыштан гына түгел, эчтән дә көлеп тора аларның.
- Җәй көне бакчаларындагы матурлыкка хәйран калырлык. Ник бер чүп булсын анда! Түтәл арасындагы чүпне утап себереп куялар хәтта, - ди Тирсәдән килгән туганнары Әнисә.
Сәйдә апа шушы яшендә дә күпләп помидор, кыяр тозлый, төрле салатлар ясый, кайнатмалар әзерли. Бердәнбер уллары Радик һәм киленнәре Зөлфия, биш оныгы һәм нәни оныкчыгы киләсе көнне телне йотарлык камыр ашлары пешерә. Яшь чагыннан ук чәкчәк ясау остасы булып танылган Сәйдә апа әле хәзер дә бу эшне яратып, күңел биреп башкара.
- Үземне һич кенә туксанга җиткән кебек хис итмим. Аллага шөкер, сәламәтлегемнән зарланмыйм, пенсиябез җитә. Бер-беребезне саклап яшәргә генә язсын, - ди Сәйдә апа.
- Ә мин карчыгыма сәламәтлек телим. Ул вафат булса, мин бер генә көн дә яши алмаячакмын. Хәзер дә яратам әле мин аны, - ди Миңнегали абый.
Аларның бер-берсенә булган хөрмәт, яратуны сүзләр белән генә дә аңлатып булмый. Алар шаяртып та алалар, рәхәтләнеп көлешәләр, сөйләшеп сүзләре дә бетми. Бер-берсеннән башка чәй дә эчмиләр хәтта.
- Миңнегалием көнгә өч тапкыр кан басымымны үлчи, атнага бер тапкыр шикәремне тикшерә. Нормада булмаса, "диетага утырта", - ди Сәйдә апа.
- Мин синең авыруыңны теләмим. Бергә яшәүләре бик рәхәт бит. Ходай әле безгә бриллиант, рәхәт туйларны да күрүне насыйп итсен, - ди Миңнегали абый.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, юбилярга бүләкләр, Яңа ел күчтәнәче тапшырып, иң изге, иң матур теләкләрен җиткерде, туксанында да җир җимертеп дөнья көтүче Сәйдә апага соклануын белдерде.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев