Бакчада тавыклар һәм бал кортлары тотарга ярыймы
Хайван үрчеткән өчен 10 000 сумнан 20 000 сумга кадәр штраф каралган
Бакча участогыгыз, ягъни бакчачылык ширкәтендә (СНТ) җирегез булса, чикләүләр бар, ләкин артык кырыс түгел. Күршеләргә комачаулый торган терлек-туар тотарга ярамый. Әмма, күршеләр ризалыгы белән, участокка умарта оялары урнаштырырга мөмкин.
Хайван үрчеткән өчен 10 000 сумнан 20 000 сумга кадәр штраф каралган. Шәхси йорт хайваннары тыелмый. Тик хайван тәрбияле булырга тиеш.
Мондый участокта шулай ук йортлар, гаражлар, хуҗалык корылмалары урнаштырырга мөмкин. Шулай ук шәхси ихтыяҗлар өчен авыл хуҗалыгы культураларын үстерергә ярый. Мондый максатлар өчен авыл хуҗалыгы җирләре булырга тиеш. Куллану вариантларының тулы исемлеге РФ Җир турында кодексының 78 нче бүлегендә бар.
Штраф күләме участокның кадастр бәясенең процент күрсәткече белән исәпләнә. Шулай итеп:
-гражданинга җир участогының кадастр бәясенең 0,5-1 проценты күләмендә, ләкин 10 мең сумнан да ким булмаган штраф салына;
-вазифаи затларга – кадастр бәясенең 1-1,5 проценты, ләкин 20 мең сумнан ким түгел;
-юридик затларга – кадастр бәясенең 1,5-2 проценты, ләкин 100 мең сумнан ким түгел.
Әгәр участокның кадастр бәясе билгеләнмәгән булса,
-гражданнарга 10 000- 20 000 сум,
-вазифаи затларга 20 000-50 000 сум,
-юридик затларга 100 000-200 000 сум күләмендә штраф салына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев