Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бакчачы Надежда Поносова: Автопокрышкалардан пирамида өйдек

Бакча сезоны җитә

Әле февраль ае гына булса да, урамда кар таулары торса да, күңел язны көтә инде. Бик тиздән урамнардан гөрләвекләр ага башлар. Бакча сезоны да якынлаша. Аны зарыгып көтүчеләр хәзерге вакытта ни белән мәшгуль икән?

Надежда ПОНОСОВА, Әгерҗе шәһәре:
– Яшелчә бакчасында эшләү бик тә кирәк, әмма мин чәчәкләр үстерергә дә яратам. Ел саен чәчәк орлыкларын февральдә үк чәчә идем. Узган ел нишләптер февральдә утырткан үсентеләрем бик зәгыйфь булып чыкты. Кояш җитмәгәнгә шулай булгандыр дип уйлыйм. Март башында чәчкәннәре тиз үсеп китте. Шуңа күрә быел чәчәк орлыкларын гадәттәгедән бераз соңрак чәчәргә уйлап торам.
Орлык әзер инде: үзебезнеке дә, сатып алганы да бар. Туфрак та чәчкәнне көтә. Бөтен эштә дә ирем Александр ярдәм итә. Өй каршында, ишегалдында, бакчада, беседка янындагы композицияләрне дә бергәләп уйлап табабыз. Паровоз, самавыр янында күңелле гаилә дә ясаганыбыз булды. Узган ел автопокрышкалардан пирамида өйгән идек.
Быел нишләптер кәеф юк әле. Кояш күренә башласа, күңел янә матурлыкка тартылыр дип уйлыйм.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев