Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бакча могҗизасы

"Әгерҗе хәбәрләре" һәвәскәр бакчачылар арасында "Бакча могжизасы" дигән бәйге игълан итә. Бакча эшләренең иң кызган чоры хәзер. Теплицаларда кыяр өлгерде, помидорлар пешә. Бакчаларда ниләр генә үстерми хәзер эшчән райондашларыбыз! Хәтта моңа кадәр көньяк җимешләре булып саналган виноград, карбыз, кавын үстерүчеләр дә елдан-ел арта. Хөрмәтле бакчачылар, әйдәгез, бакчагызда үскән иң зур...

"Әгерҗе хәбәрләре" һәвәскәр бакчачылар арасында "Бакча могжизасы" дигән бәйге игълан итә.
Бакча эшләренең иң кызган чоры хәзер. Теплицаларда кыяр өлгерде, помидорлар пешә. Бакчаларда ниләр генә үстерми хәзер эшчән райондашларыбыз! Хәтта моңа кадәр көньяк җимешләре булып саналган виноград, карбыз, кавын үстерүчеләр дә елдан-ел арта.
Хөрмәтле бакчачылар, әйдәгез, бакчагызда үскән иң зур яки төрле формаларга кереп үскән яшелчәләрегезне, авыз суларын китерердәй булып җитешкән эре виноград, гигант карбыз, кавыныгызны сурәткә төшереп, редакциягә җибәрегез. Бакча җимешегезнең, дөрестән дә, гигант булуын күрсәтү өчен аның янәшәсенә шырпы кабы куеп төшерегез. Бу фотогызга дүртьюллык кына шигырь язсагыз, тагын да шәп булыр. Фотоларны газетабызның электрон адресына agr-vesti@mail.ru яки почта аша җибәрегез. Бәйге сентябрь ахырына кадәр дәвам итә. Әйдәгез, башладык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев