Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Бәләкәй Апуш түзгән бит

«Ничаваа, бәләкәй Апуш салкында түзеп басып торган бит әле»

1960 елны язгы ташу апрель ахырында гына буды. Мәктәптә Тукай туган көнгә багышлап узачак кичәдә сыйныфташ дустым Вилә белән катнашырга тиеш идек.

Икебезнең дә өйләребез елга каршында урнашкан. Әниләребез:

«Әллә бармыйсызмы, балалар, боз кузгалырга тора бит, су ташыр», – дисәләр дә, киттек.

Укытучы апаларыбыздан булачак шелтә су ташудан куркудан көчлерәк иде. «Кәҗә белән сарык» әкиятендәге төп рольләрне башкаручы «әртисләр» дә бит әле без. Бәйрәм бик матур булып истә калды.

Кайтуыбызга су, чыннан да, хәйран гына ташыган. Елга суы ургылып якындагы күлгә кергән һәм юлыбызны бүлгән. Ташкынның теге ягында әниләребез йөгерешә, бу якта без чәбәләнәбез. Шулчак тыгылган бозларны багор белән этеп йөрүче күршебез Хәйдәр абый күренде. Элекке фронтовик, хәлне бик тиз аңлап алып, чишенеп атты. Хатыны Фәһимә апа:

«Кермә суга, Хәйдәр, чирләрсең», – диюенә: «Ничаваа, бәләкәй Апуш салкында түзеп басып торган бит әле», – диде дә икебезне ике култык астына кыстырып алып чыгып, коры җиргә бастырды.

Урыны оҗмахта булсын.

Ул елны Габдулла Тукайның туган көне, әнә шулай, маҗаралы булып истә калды.

Рәмзия Шәймөхәммәтова

Әгерҗе шәһәре

Апрель аенда «Әгерҗе хәбәрләре» газетасының ВКонтактедагы битендә «Күңелләрдә Тукай шигырьләре» дип исемләнгән рубрика эшли. Райондашларыбыз әлеге рубрикага бөек шагыйрьнең шигырьләрен сөйләп төшкән видеоларны юллыйлар. Өлкән буын белән бергә мәктәп укучыларының, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең дә активлыгы сокландырды. Рәхмәт сезгә! Фотода Әгерҗедә яшәүче каләм остасы Рушания Байтимерова үзәк китапханәдә Габдулла Тукайның «Киңәш» шигырен укый.

Тукай турында кызыклы фактлар

Тукайның кечкенә вакыттагы фотосурәтләре сакланмаган. Шагыйрь 1903 елда 17 яшендә беренче тапкыр объектив каршына баскан. Архивларда шагыйрьнең ике дистәгә якын фотосы бар.

Габдулла Тукай төрле тәхәллүсләр (псевдоним) кулланган. Галимнәр аның 70кә якын тәхәллүсе булуын дәлилләгәннәр. Алар арасында «Кырмыска», «Шүрәле», «Тәртә башы», «Догачы», «Каз», «Бер фикерче», «Болгар», «Имзасыз да Яраретдинов», «Милләтче», «Мин язмадым», «Мылтык», «Мәҗнүн», «Мөсафир», «Салам Торхан», «Счет төймәсе», «Сөңге», «Уральск кешесе», «Хәйләсез», «Чапансыз», «Шәкерт угы», «Җен» һ.б. имзалар бар.

Язылган һәр шигырь юлы өчен Габдулла Тукайга 50 тиен көмеш яки алтын белән түли торган булганнар.

Шагыйрьнең үзе исән чакта 22 исемдә 46 китабы нәшер ителгән. Ә 1917 елга кадәр Тукайның 72 китабы 221900 нөсхәдә нәшер ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев