Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Балалар бакчаларына түләү артты

"Балалар бакчасына февраль ае өчен түләү квитанциясен алгач, бәянең шактый гына артуын күреп, аптырап киттем. Минем ике балам бакчага йөри. Түләүләр артса да, ташламалар сакланамы икән?" Алсу Ш. Әгерҗе шәһәре. Cорауга мәгариф идарәсе юристы Сергей МУРЗИН җавап бирә: - Баласын балалар бакчасына йөрткән өчен әти-әни хәзер элекке бәягә караганда 250-370...

"Балалар бакчасына февраль ае өчен түләү квитанциясен алгач, бәянең шактый гына артуын күреп, аптырап киттем. Минем ике балам бакчага йөри. Түләүләр артса да, ташламалар сакланамы икән?"
Алсу Ш.
Әгерҗе шәһәре.

Cорауга мәгариф идарәсе юристы Сергей МУРЗИН җавап бирә:
- Баласын балалар бакчасына йөрткән өчен әти-әни хәзер элекке бәягә караганда 250-370 сумга артыграк түли. Бу бәя бакчаның тибына һәм төркемнәрнең төренә карап төрлечә. Мәсәлән, яследә - күбрәк, 3-7 яшьлекләр йөри торган төркем өчен арзанрак бәя каралган.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең 24нче санлы (01.02.2013) карарында белем бирү процессын оештыру һәм балаларны бакчада тәрбияләгән өчен финанс чыгымнары нормативлары расланган. Әгәр авыл балалар бакчасы 9 сәгать эшләсә һәм балаң яследә тәрбияләнсә - 1143, 3-7 яшьлекләр төркеменә йөрсә 1084 сум түләргә туры килә. Ә шәһәрдәге һәм Сарсак-Омга, Тирсәнең "Миләүшә" балалар бакчасында 10,5 сәгатьлек бакчаның ясле төркеме өчен - 1243, 3-7 яшьлекләр төркеменә 1147 сум түләргә кирәк. Ата-аналарга февраль ае өчен яңа бәя буенча түләргә туры киләчәк.
Карарның тулы тексты белән район сайтында танышырга була.
Ә ташламаларга килгәндә, алар сакланачак. РФнең "Мәгариф турындагы" Закон, "Мәгариф өлкәсендә җирле үзидарә органнарының компетенциясе" дигән 31нче маддәсенә таянып, район башкарма комитеты җитәкчесенең 308 санлы (03.07.2008) карары нигезендә ташламаларга ия булучылар каралган. Әгәр инвалид балаң бакчага йөрсә, түләү бөтенләй башкарылмый, күп балалы гаиләләр 50% кына түлиләр. Калганнарга да ташламалар каралган. Беренче бала өчен - 20%, икенчесенә - 50%, өченче һәм аннан соңгы балаларга 70% түләү кире кайтарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев