Балалар китапханәсендә җирле шагыйрә Әлфирә Низамова белән очрашу узды
Ул “Балалар китабы атналыгы“ кысаларында үтте
Исәнбайда гомер кичерүче шагыйрә, биш китап авторы, Татарстан һәм Удмуртия Язучылары берлекләре әгъзасы, бик күп премияләр иясе Әлфирә Низамова белән очрашуга 1нче гимназия, 2, 3, 4нче мәктәпләрнең туган телебезне яратучы укучылары, татар теле мөгаллимәләре килделәр. Әлфирә ханым туган якка, газиз кешеләребез – әниләребезгә, балаларга багышлап язылган шигырьләрен укыды. Укучылар да шагыйрәнең балалар турында язган шигырьләрен сөйләделәр.
Шагыйрәгә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
Соңыннан һәр бала язучы кулыннан аның китапларын һәм истәлек бүләкләре алды.
Чарада китапханәчеләр Гөлия Закирова һәм Айсылу Суниева “Балалар китабы атналыгы“ турында файдалы һәм кызыклы мәгълүматлар да җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев