Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Балаларга шатлык бүләк итик

Кибеттә йә базарда яңа уку елына мәктәп яки спорт формасы, букча, уку кирәк-яраклары сайлаганда, баланың күңеленә охшаганын сатып алсаң, аның ничек сөенгәнен күзәткәнегез бардыр. Әйдәгез, мәрхәмәтле җитәкчеләр һәм эшмәкәрләр, уку елы алдыннан безнең ярдәмгә мохтаж укучыларны бергәләп сөендерик. Татарстанда алтынчы тапкыр "Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясе игълан ителде. 1 сентябрьдә кайсы...

Кибеттә йә базарда яңа уку елына мәктәп яки спорт формасы, букча, уку кирәк-яраклары сайлаганда, баланың күңеленә охшаганын сатып алсаң, аның ничек сөенгәнен күзәткәнегез бардыр. Әйдәгез, мәрхәмәтле җитәкчеләр һәм эшмәкәрләр, уку елы алдыннан безнең ярдәмгә мохтаж укучыларны бергәләп сөендерик. Татарстанда алтынчы тапкыр "Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясе игълан ителде.
1 сентябрьдә кайсы гына укучының мәктәпкә матур итеп киенеп барасы килми икән?! Алар гына түгел, без - ата-аналар да балабызны Белем көнендә иң матуры итеп күрергә телибез. Ләкин һәр гаиләнең дә сабыен яңа уку елына әзерләргә көченнән килми шул. Бигрәк тә, гаиләдә мәктәп яшендәге балалар берничә булса яки әти-әнисе беркайда да эшләмәсә, тагын да аянычрагы - кадерле кешеләре эчеп-исереп йөреп, баласының мәктәпкә барасы турында уйлап та карамаса... Мондый балалар бигрәк кызганыч. Аларның да 1 сентябрь иртәсендә сабакташы яки күрше кызы йә малае кебек үк матур форма киеп, яңа букча асып барасы килә бит. Шөкер, соңгы алты елда Татарстан мәктәпләрендә мондый укучыларга изге күңелле җитәкчеләр,эшмәкәрләр мәктәпкә җыенырга бик теләп булышалар. Безнең районда да ел саен алар мохтаж гаиләләрдәге 200-300ләп балага яңа формалар, уку кирәк-яраклары бүләк итәләр.
Быел да бу изге эш дәвам итәчәк. Район халыкны социаль яклау идарәсе, мәктәп директорлары, авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшеп, мохтаҗ гаиләләрдәге балалар исемлеген төзеде. Быел бу исемлектә барлыгы 156 укучы. Аларның 25е - мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче сабыйлар. Җитәкчеләр, эшмәкәрләр алдына "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясенә кушылып, әлеге балаларны 15 августка кадәр баштанаяк киендерү бурычы куела. "Күп балалы, эшсез, тәрбиягә алынган гаиләләрдәге бер генә бала да 1 сентябрь иртәсендә тузган, пычрак, кечерәйгән формада килеп, сабакташы алдында башын иеп, кимсенеп торырга тиеш түгел. Җитәкчеләр, бу балаларны сөендереп, 1 сентябрьдә аларга шатлык бүләк итәргә тиеш", - диде район башлыгы Валерий Макаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев