Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Балаларга сугыш турында укы, Әгерҗе төбәге

Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан районыбызда "Балаларга сугыш турында укы, Әгерҗе төбәге" акциясе старт алды. Ике атна дәвамында район, оешма-предприятие җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре шәһәр мәктәпләрендә укучыларга сугыш турындагы әсәрләрдән өзекләр укыйлар һәм әлеге дәһшәтле еллар, фронтовик бабалары, тылда алны-ялны белми эшләгән әбиләре турында сораштырулар уздыралар. Әлеге акция районыбызда...

Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан районыбызда "Балаларга сугыш турында укы, Әгерҗе төбәге" акциясе старт алды. Ике атна дәвамында район, оешма-предприятие җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре шәһәр мәктәпләрендә укучыларга сугыш турындагы әсәрләрдән өзекләр укыйлар һәм әлеге дәһшәтле еллар, фронтовик бабалары, тылда алны-ялны белми эшләгән әбиләре турында сораштырулар уздыралар.

Әлеге акция районыбызда тәүге тапкыр уза быел. Балалар китапханәсе хезмәткәрләренең матур идеясен җитәкчеләр дә күтәреп алалар.

- Сер түгел, балаларга компьютер "җене" кагылган бит хәзер. Китапны кулга тотып укуның тәмен белми үсәләр. Китапханәчеләргә рәхмәт, әнә, нинди матур акция уйлап тапканнар, - ди үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Эльвира Нәбиева.

- Безнең төп максатыбыз - үсеп килүче буын илебезгә тынычлык бүләк иткән бабалары турында белеп үссен. Тылда үзләре кебек 11-12 яшьлек яшүсмерләрнең авыр хезмәт башкарулары, тормыш дилбегәсен ирләр кебек тартулары, әмма авырлыкларга бирешмәүләре аларга үрнәк түгелмени?! Балалар язучылары Владимир Железников, Сергей Алексеев, Александр Твардовский сугыш ачысын үз әсәрләрендә бик киң ачып биргәннәр. Алар укучылар күңеленә дә кереп калыр дип уйлыйбыз, - ди балалар китапханәсе хезмәткәре Әлфия Коробейникова.

Бер төркем җитәкчеләр 2нче мәктәптә әлеге авторларның әсәрләрен укырга әзерләнәләр. Әнә, "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы редакциясе журналисты Екатерина Самсонова балалар язучысы Наталия Сухининаның "Прощание славянки" әсәрен укыганда сыйныфта авыр тынлык урнашты.

- Бу китап сезнең кебек балаларның сугыш вакытында ачлыктан һәм ялангачлыктан интегүе, аларның кимсетелеп яшәве турында. Рәхәтләнеп уйнар, шаярыр чагында аларга бик иртә олыгаерга туры килә. Бу яшүсмерләрнең күбесе хәтта ата-ана назыннан да мәхрүм кала. Әсәрдәге төп герой Витяга да, аның биш абыйсы һәм бер апасына да тормыш авыр сынауларны әзерләп кенә тора. Бала гына булсалар да, алардагы көчле рух, ныклык һәм ышану хисе хәтта бүген дә сокландыра, - ди Екатерина Самсонова.

Журналист апалары укучыларны шулкадәр кызыксындырды, балалар китапханәдән бу китапны алып укыячакларын да әйттеләр.

- Мине инде ничә еллар Җиңү скверындагы Мәңгелек ут янында балаларның җыелып ут белән уйнаулары, аңа төкерүләре, чүп-чар ыргытулары бик борчый. Мәңгелек ут - ул дәһшәтле еллар кайтавазы, ул бабаларыбыз батырлыгын искә төшереп торучы дәлил. Ул - шаяру урыны түгел. Моны аңлап үссәгез иде, балалар, - диде ул.

2нче мәктәптә дәрес уздырган Эльвира Нәбиева, мәдәният һәм яшьләр сәясәте бүлеге начальниклары Марс Гатауллин, Татьяна Сергеева, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлнара Тимербаева укучыларның сугыш турындагы өзекләрне дикъкать белән тыңлауларын, бабаларының батырлыклары турында кызыксынып сөйләүләрен әйттеләр.

... Бөек Ватан сугышы төгәлләнгәнгә 71 ел узды. Әмма әлеге канкойгыч вакыйгалар чорлар алышынса да онытылырга тиеш түгел. Без моны балалар күңеленә дә сеңдерергә тиеш.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев