Балаларны “Әгәр мин президент булсам“ бәйгесендә катнашырга чакыралар
Федерация Советы каршындагы парламентаризмны үстерү үзәге һәм яшь закон чыгаручылар палатасы «Әгәр мин президент булсам...» дип аталган Бөтенроссия бәйгесе игълан итте. Ул 6-17 яшьлек гражданнарның булачак Россия Президентына тәкъдимнәрен формалаштыру өчен үткәрелә. Иҗади бәйге эссе, рәсем, видеоролик һәм проект номинацияләрендә уза. Иҗади эшләр 15 февральгә кадәр konkurs.president@gmail.com. электрон адресына кабул...
Федерация Советы каршындагы парламентаризмны үстерү үзәге һәм яшь закон чыгаручылар палатасы «Әгәр мин президент булсам...» дип аталган Бөтенроссия бәйгесе игълан итте.
Ул 6-17 яшьлек гражданнарның булачак Россия Президентына тәкъдимнәрен формалаштыру өчен үткәрелә. Иҗади бәйге эссе, рәсем, видеоролик һәм проект номинацияләрендә уза.
Иҗади эшләр 15 февральгә кадәр konkurs.president@gmail.com. электрон адресына кабул ителә. Хатка «Әгәр мин президент булсам...» бәйгесенә" дигән тамга куярга кирәк. Нәтиҗәләр март аенда ясала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев