Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Балалы гаиләгә – ярдәм

"Без - Үзбәкстаннан күчеп кайткан ишле гаилә. Биредә төпләнү белән "Әгерҗе хәбәрләре"нә язылдык. Газета аша күп балалы гаиләләргә районда нинди ярдәм күрсәтелүен аңлатып язсагыз иде". Кәримә СОЛТАНБӘКОВА. Әлеге хатка җавап бирүен үтенеп, райондагы матди ярдәм күрсәтү республика үзәге II филиалының башкаручы директоры Гөлнара АЙДАРОВАга мөрәҗәгать иттек. - Гаиләдәге җан башына...

"Без - Үзбәкстаннан күчеп кайткан ишле гаилә. Биредә төпләнү белән "Әгерҗе хәбәрләре"нә язылдык. Газета аша күп балалы гаиләләргә районда нинди ярдәм күрсәтелүен аңлатып язсагыз иде".
Кәримә СОЛТАНБӘКОВА.
Әлеге хатка җавап бирүен үтенеп, райондагы матди ярдәм күрсәтү республика үзәге II филиалының башкаручы директоры Гөлнара АЙДАРОВАга мөрәҗәгать иттек.
- Гаиләдәге җан башына керем яшәү минимумыннан (ул хәзер Татарстанда 5016 сум) кимрәк икән, балага 16 яшь тулганчы, әгәр гомумбелем бирү учреждениесендә укыса 18 яшькә кадәр 224 сум күләмендә ай саен пособие түләнә. Ялгыз ананың баласына түләү - 597 сум. Документларны 6 ай саен алыштырып тору мәҗбүри. Гаиләнең кереме турындагы белешмә соңгы өч айныкы алына. Гаиләдәге эшкә сәләтле кешенең кереме турындагы белешмә булмаса, балага пособие түләнми.
Балага 1,5 яшь тулганчы, ай саен түләнә торган пособие күләме: беренче балага - 2326 сум, икенче һәм аннан соңгыларга - 4651,99 сум.
Бала тугач әти-әни икесе дә эшсез булган очракта социаль яклау органнары тарафыннан бер тапкыр түләнә торган пособие күләме - 12405,32 сум.
Хәрби хезмәткә чакырылучының авырлы хатынына бер тапкыр түләнә торган пособие күләме - 19645,12 сум. Ә хәрби хезмәттә булучының баласына ай саен 8419,34 сум күләмендә пособие бирелә.
Балалары мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләргә йөргән ата-аналарга компенсация түләнә:
- 20% - беренче балага,
- 50% - икенче балага,
- 70% - өченче һәм аннан соңгы балаларга.
Исегезгә төшерәбез: балалар бакчасын, тору урынын үзгәрткән очракта социаль яклау идарәсенә документларның күчермәсен алып килергә кирәк.
Өч һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләргә балаларына 18 яшь тулганчы түләнә торган пособиеләр:
- балага 7 яшь тулганчы дарулар алу өчен ай саен 91 сум субсидия,
- гомум һәм һөнәри урта белем бирү учреждениеләрендә укучыларга юл өчен 206 сум күләмендә субсидия,
- торакка һәм коммуналь хезмәтләргә 30% күләмендә субсидия-ташлама. Ә үз йортлары белән яшәүче гаиләләргә (үзәктән җылытылмаган очракта) - субсидия-ташлама җылыту (утын, күмер) бәясеннән чыгып түләнә. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен 3 ай түләмәгән очракта акча бирү туктатыла.
Башлангыч, урта, югары һөнәри белем бирү дәүләт учреждениеләрендә укучы ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балаларга:
- юл өчен ай саен - 206 сум,
- айлык стипендия - 654 сум,
- уку кирәк-яраклары өчен елга бер тапкыр 1958 сум түләнә.
18 яше тулган опека буенча пособие алмаучы студентларга өстәмә рәвештә түләнә:
Туклану өчен ай саен 4668 сум (10 айдан артык укыган очракта), 5379 сум (10 айдан кимрәк укыган очракта һәм урта һәм югары белем алганда).
- кием-салым һәм аяк киемнәре алырга елга бер тапкыр - 25289 сум.
Уку йортын тәмамлагач киемнәр, аяк киемнәре һәм йомшак инвентарь алу өчен бер тапкыр 59337 сум күләмендә пособие бирелә.
Әгәр сорауларыгыз булса, 24233 (шәһәрдә яшәүчеләр) һәм 22832 (авыллар өчен) телефоннарына шалтыратыгыз. Халыкны 8-15 сәгатьләрдә кабул итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев