Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Балама юллама булырмы?

Бу көннәрдә балалар бакчаларында чыгарылыш бәйрәмнәре уза. Ә бу - аларга алмашка бакчага яңа сабыйлар киләчәк, дигән сүз. Бүген ничә ата-ана нәниенә юллама көтә? Аларның күпмесенә юллама алу бәхете елмаячак? Шушы һәм башка сораулар белән район мәгариф бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Вәсилә САФИУЛЛИНАга мөрәҗәгать иттек. - Балалар бакчасына юллама алу...

Бу көннәрдә балалар бакчаларында чыгарылыш бәйрәмнәре уза. Ә бу - аларга алмашка бакчага яңа сабыйлар киләчәк, дигән сүз. Бүген ничә ата-ана нәниенә юллама көтә? Аларның күпмесенә юллама алу бәхете елмаячак? Шушы һәм башка сораулар белән район мәгариф бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Вәсилә САФИУЛЛИНАга мөрәҗәгать иттек.
- Балалар бакчасына юллама алу мәсьәләсендә авылда яшәүче әти-әниләргә күпкә җиңелрәк бүген. Чөнки авыллардагы сабыйларның барысын да диярлек балалар бакчаларына йөртү мөмкинлеге бар. Ә менә шәһәр җирлегендә хәл бераз катлаулырак. Моны ачыграк күзаллау өчен, саннарга күз салыйк әле. 2011 елның ноябреннән балалар бакчасына юллама электрон чират нигезендә алып барылуы, чиратның җитү-җитмәвен Интернет аша (uslugi.tatar.ru сайтында) үзегезгә дә күзәтеп торырга мөмкин булуы хакында газета аша хәбәр иткән идек инде. Менә шул электрон чиратка күз салсак, 28 майга чиратта 878 сабый теркәлүен күрергә була. Шуның 431е - туганнан алып 1,5 яшькә кадәрле сабыйлар, 419ы - 1,5-3, 28е - 3-7 яшьлекләр. Иң зур чират - 9, 8, 5 һәм 1нче балалар бакчаларына.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 3-7 яшьлек барлык балаларны бакчага юллама белән тәэмин итүне катгый таләп итеп куя бүген. Шуны күз уңында тотып, без быел чиратта торучы 2-3 яшьлек 192 баланы юллама белән тәэмин итәчәкбез. Соңгы араларда шушы яшьтәге сабыйлары булган әти-әниләрнең "балабызга быел юллама булыр микән" дип мәгариф идарәсенә килүләре, шалтыратулары аеруча ешайды. Тагын бер кат ассызыклыйм: төркемнәрдәге балалар санын арттыру хисабына булса да бу яшьтәге балаларның барысы да юллама белән тәэмин ителәчәк. Ә менә 1,5-2 яшьлекләрне юллама белән тәэмин итү буенча хәл катлаулырак. Быел бу яшьтәге 37 сабыйны гына юллама белән тәэмин итү мөмкинлеге бар һәм аларны 4, 1, 6нчы балалар бакчалары кабул итәчәк. Юлламага чират торучы сабыйларның яше аңа 1 сентябрьгә ничә яшь булачагын күз алдында тотып исәпләнә. Сүз уңаеннан: юллама алу тәртибе, аны алудагы ташламалар һәм башка нечкәлекләр турындагы барлык мәгълүматны Интернет аша белергә була. Шуңа күрә әти-әниләр Интернет белән дус булсыннар, андагы яңалыкларны күзәтеп барсыннар иде.
Юллама алу тәртибенә аерым тукталып үтәм. Июнь аеның беренче атнасында сайт аша әти-әниләр сабыйларына юллама бирелү-бирелмәвен үзләре дә белә алалар. Әгәр сабыйның исем-фамилиясе янында "направлен в ДОУ" дигән сүзләр язылган икән, ата-ана 30 көн эчендә әлеге бакчага барырга һәм баласының бу бакчага йөриячәкме-юкмы икәнлеге хакында хәбәр итәргә тиеш. Чөнки бу сүзләр сезнең балагызга инде юллама бирелгән икәнлеген аңлата. Хәзер элеккеге еллардагы кебек кәгазь юлламалар бирелми.
Әгәр әти-әнисе бер ай эчендә бакчага бармый икән, юллама чират буенча торучы башка балага бирелә. Сабыйларына юллама бирелү-бирелмәвен Интернет аша гына карау мөмкинлеге булмаган әти-әниләр өчен мондый исемлек белән район мәгариф идарәсенең беренче катындагы мәгълүмати стендтан таныша алалар. Бу очракта да әти-әни 30 көн эчендә сабые йөриячәк балалар бакчасына барырга тиеш була.
Баласына юллама алу өчен чиратка басарга теләүче әти-әниләргә дә берничә киңәшем бар: чиратка куелучы һәр бала компьютерда шәхси номеры буенча теркәлә. Бу - һәр сабыйның туу турындагы таныклыгының сериясе һәм номеры. Шуңа күрә ата-ана өендәге компьютеры аша юллама алу өчен чиратка баса икән, әлеге мәгълүмат башка компьютерларда да күренәчәк. Ягъни бу мәгълүматны мәгариф идарәсе хезмәткәрләре дә, балалар бакчасы хезмәткәрләре дә күзәтә алачак. Ә менә нинди дә булса ташламага хокукы булган ата-ана компьютер аша гына юлламага чиратка басса, 5 көн эчендә ташламага хокукын раслаучы документының күчермәсен мәгариф идарәсенә алып килергә тиеш. Чөнки шул очракта гына ул әлеге ташламадан файдалана алачак. Әгәр өеннән генә чиратка басу мөмкинлеге юк икән, безнең мәгариф идарәсенә килеп гариза язарга һәм баланың туу турындагы таныклыгының күчермәсе белән бергә ташламага хокук бирүче документының күчермәсен алып килергә кирәк була.
Безнең мәгариф идарәсендә балаларга мәктәпкәчә тәрбия бирү буенча махсус белгеч (Ләйсән Кәлимуллина) эшли, телефоны - 22902. Балалар бакчасына кагылышлы сораулар белән әти-әниләр аңа да мөрәҗәгать итә алалар.
Язманы Дания АБЗАЛИЕВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев