Балыкчылар, әйдәгез Иж буена
23 мартта район аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте һәвәскәр балыкчылар арасында балык тоту бәйгесе үткәрә. Ярышлар Шаршады күпере янында - Иж елгасында оештырыла. Балыкчылар бәйгесендә төрле яшьтәге ир-егетләр һәм хатын-кызлар катнаша ала. 16 яшькә кадәрге балалар әти-әнисе яки туганнары белән булганда гына ярышка кертелә. Катнашырга теләүчеләрне теркәү иртәнге 7 сәгать 30...
23 мартта район аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте һәвәскәр балыкчылар арасында балык тоту бәйгесе үткәрә.
Ярышлар Шаршады күпере янында - Иж елгасында оештырыла. Балыкчылар бәйгесендә төрле яшьтәге ир-егетләр һәм хатын-кызлар катнаша ала. 16 яшькә кадәрге балалар әти-әнисе яки туганнары белән булганда гына ярышка кертелә. Катнашырга теләүчеләрне теркәү иртәнге 7 сәгать 30 минутта башлана. Үзегез белән шәхесне раслаучы документ алырга онытмагыз. Җиңүчеләрне призлар көтә. Әлеге ярыш шартлары турында тулырак белергә теләсәгез, 21350 телефонына шалтыратыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев