Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Балыкчы Сәйдәш Уразманов: Балык эләкмәсә, үч итеп яңадан барасың

– Күптән түгел Чулман елгасыннан 13 килолы чуртан эләктердем. Бу – балыкчы өчен зур табыш, – ди Сәйдәш абый

Тирсә авылында яшәүче Сәйдәш УРАЗМАНОВ – малай чагыннан ук балыкчы. Хәзер инде ул балык каптыру серләре турында оныгы Инсафка да сөйли.

Мәктәптә 15-20 минут тәнәфес вакытында кармак тотып елгага йөгергән малай-шалайны күргәнегез бармы сезнең? Ә менә Тәбәрле мәктәбендә 70нче елларда укыган малайларның күбесенә балык “чире” нәкъ менә шул вакытларда ук йоккан.

–  Туган авылым Тәбәрледә без үскәндә өч буа бар иде. Шуның икесендә карп балыклары үрчи. Тәнәфестә без – малайлар мәктәп янындагы буага йөгерәбез. Кармакларны да бер-беребездән калышмый үзебез ясый идек, – дип сөйли Сәйдәш абый.

Дәрескә соңга калган өчен укытучылардан да эләккәндер, әмма 10-12 яшьлек малайлар моңа артык әһәмият бирмиләр. Иң мөһиме, кулда балык!

Мәктәптәге дуслыклары гомер буе дәвам итә аларның. Сыйныфташлар Сәйдәш, Раиф, Рамис, Фәнис, Рубис – барысы да балыкчылар. Җай чыкканда бергәләп җыелышырга, нәкъ малай чактагы кебек балык каптырырга яраталар.

1995 елда Тирсәгә күченгәч биредә Тәбәрледәге кебек буалар булмаса да аптырап калмый Сәйдәш. Беренче баруында ук Чаж елгасында да балык каптырырга мөмкин булуын аңлый.  Ә Чулман елгасында кармакка иң еш эләгә торганнары чуртан (щука), сыла (судак) балыклары икән. 

–  Күптән түгел Чулман елгасыннан 13 килолы чуртан эләктердем. Бу – балыкчы өчен зур табыш, – ди Сәйдәш абый.

Аның 7-8 килолы карплар да каптырганы бар. Ә чуртан балыгыннан табышның бер көнгә 30 килога җиткән чаклары да булды, ди.

Балык каптыра торган урыннарны биш бармагы кебек белсәләр дә, балыкчылар да төрле хәлләргә еш юлыгалар. 

–    Чулманда кыш башында боз катламы юка иде. Хәзер генә 30 сантиметрга җиткән урыннары бар. Шуңа күрә озак кына боз өстенә кереп булмады, – ди һәвәскәр балыкчы.

Саксызлык аркасында суга төшеп киткән чаклары да бар. Кыш көне дә мондый күңелсез хәлләргә юлыгу ихтималы булуын истән чыгармаска, сак булырга кирәк, дип кисәтә. 

–     Тәҗрибәле булсаң да, бер ялгыш адым һәлакәткә китерә. Шуны истән чыгармавың яхшы, – ди Сәйдәш абый. 

Балыкны гаиләләре белән яраталар Уразмановлар! Сәйдәш абый үзе дә аннан ниләр генә ясамый! 

–    Чуртаннан кәтлит бик тәмле була, – ди ул. – Уха һәм кыздырган балыкны кем генә яратмый икән!

Алар хәтта балык консервасы да ясыйлар. Моның өчен чистартылган балыкны банкаларга тутырырга, тоз, борыч, лавр яфрагы гына салырга кирәк, ди. 

–    Хатыным Саниягә рәхмәт! Ул яхшы булмаса, аңламаса, мин атна саен балыкка йөри алмас идем. Ул теләкләрен теләп озатып кала, мин кайтканны көтеп ала, – ди Сәйдәш абый.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев