Барыбыз да – сайлауга!
Хөрмәтле районыбыз сайлаучылары! 4 декабрь - Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына сайлаулар көне. Бу көнне райондагы барлык сайлау участокларының ишеге сайлаучылар өчен иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр ачык. Сезнең кулыгызга бирелә торган бюллетеньдә партияләр түбәндәгечә урнаштырылган. 1 - "Гадел Россия" 2 - "ЛДПР" 3 - "Россия патриотлары" 4...
Хөрмәтле районыбыз сайлаучылары!
4 декабрь - Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына сайлаулар көне. Бу көнне райондагы барлык сайлау участокларының ишеге сайлаучылар өчен иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр ачык. Сезнең кулыгызга бирелә торган бюллетеньдә партияләр түбәндәгечә урнаштырылган.
1 - "Гадел Россия"
2 - "ЛДПР"
3 - "Россия патриотлары"
4 - "КПРФ"
5 - "Яблоко"
6 - "Бердәм Россия"
7 - "Правое дело".
Үзегез тавыш бирергә теләгән партиягә уң яктагы шакмакка теләсә нинди тамга куярга кирәк. Әгәр берничә шакмакка тамга куйсагыз, ул гамәлгә яраксыз дип санала.
Сайлауга килгәндә үзегез белән паспортыгызны алырга онытмагыз.
Әгәр сез мөһим сәбәп белән сайлау участогына килеп тавыш бирә алмыйсыз икән, өегездә тавыш бирә аласыз. Моның өчен бу турыда сайлау участогына 4 декабрьдә көндезге сәгать 2гә кадәр телефоннан шалтыратып яки язмача хәбәр итегез. Әгәр үз сайлау участогыгыздагы телефон номерын белмисез икән, 22955 телефонына шалтыратып белешә аласыз.
Хөрмәтле сайлаучылар! Әгерҗе районы территориаль сайлау комиссиясе сезне актив гражданлык позициясе күрсәтергә, 4 декабрьдә үз сайлау участокларыгызга килеп тавыш бирергә чакыра. Барыгыз да - сайлауларга, хөрмәтле сайлаучылар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев