Барҗы-Пельга авылында өлкәннәрне хөрмәтләделәр
Авыл клубында бәйрәм узды
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Барҗы-Пельга авылында матур бәйрәм узды. Анда уллары махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләре һәм өлкән яшьтәге авыл халкы килде. Бәйрәмне клуб мөдире Минзилэ Мәннапова һәм гуманитар ярдәм әзерләүне һәм җыюны оештыручы волонтерлар әзерләде.
Кичкетаң авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Рамилә Хикмәтуллина өлкәннәрне бәйрәм белән котлап иң изге теләкләрен җиткерде. Уллары махсус операциядә катнашучыларның әниләренә күчтәнәчләр тапшырды.
Мул табын артында гөрләшеп, хатирәләр яңартып, яшьлек җырларын башкарып утырдылар. Сәламәтлекләренә бәйле рәвештә бәйрәмгә килә алмаучыларны өйләренә барып котладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев