Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Барҗы-Пельга һәм Барҗы-Умга авылында өлкәннәр оныклары белән маскировка челтәрләре үрәләр

Әбиләр дә, оныклар да ярдәм кулы сузалар

Кичкетаң авыл җирлегенә керүче Барҗы-Умга, Барҗы-Пельга авылында яшәүчеләр ил тынычлыгы сафына баскан якташларга һәрьяклап ярдәм күрсәтергә тырышалар.

Әлеге җирлектән алты егет – бишесе Барҗы-Пельгадан, берсе Балтач авылыннан махсус хәрби операция башланган беренче көннәрдән үк хәрби хезмәттә.

Барҗы-Умгадан ветераннар советы рәисе, җирлек активисты Рамилә Хикмәтуллина тәкъдиме белән егетләр Казанда хәрби өйрәнүләр узганда ук районда иң беренчеләрдән булып аларга гуманитар ярдәм җыеп озаталар. Һәм шуннан соң һәр айны диярлек капчык-капчык олаулар якташларга җибәреп торыла.

Барҗыумгалылар да, барҗыпельгалылар да акчалата, сезонга карап кием-салым, ашау-эчү, башка кирәк-яраклар белән ярдәм итәләр. Кышын авыл уңганнары чәкчәк тә ясыйлар, хәтта мич коймагына кадәр пешереп җибәрәләр. Якташларыбыз туган яктан үлән киптереп ясалган витаминлы чәйләрне дә бик яраталар, диләр. Көздән алып язга кадәр окоп шәмнәре дә ясаганнар. 

–    Егетләребезгә 1500 данә шәм генә җибәрдек, – ди Рамилә Зөфәр кызы. – Запаста тагын 500 шәм бар әле. Аларны көзгә таба юллаячакбыз.

Бу авыл уңганнары узган елдан башлап егетләребез өчен маскировка челтәрләре дә үрәләр.

–    Маскировка челтәрләре – хәрби зонада иң кирәкле әйберләрнең берсе. Без соңгы тапкыр 5х6 метр үлчәмле 7-10 данә челтәр әзерләдек. 10х12 метр үлчәмдәгене үргәнебез булды, – ди Рамилә апа.

Хәрби зонага май ахырында районнан соңгы гуманитар ярдәм алып барылганда да әлеге җирлектән җиде челтәр, җиде тартма кирәк-ярак озатканнар. Аларның эченә туган як сәламнәре юллап хатлар да салганнар.

–    Егетләребез иганәчелек ярдәме күрсәткән, челтәр үрүдә катнашы булган һәркемгә олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Ә без аларның исән-сау булуларын, бу махсус хәрби операциянең тизрәк төгәлләнүен, ил-көнебезгә тынычлык теләп һәр көнне дога кылабыз, – ди Рамилә ханым.
Җәй кызу эш чоры, бакча сезоны, оныкларның каникулга кайткан вакытлары булса да, Барҗы-Пельгада яшәүче авыл уңганнары маскировка челтәрләре үрүне дәвам итәләр. 

–    Тукымалар җитмәү сәбәпле, өйдәге запасларны да алып килергә туры килә. “Булдыра алмыйбыз”, дигәннәре юк, кем күпме булдыра ала, шуның кадәр алып килә. Барысына да рәхмәт! – ди Рамилә апа.

Алай гына да түгел, бу игелекле эштән оныклар да читтә калмыйлар икән. Һәр көнне иртәнге сәгать 8ләрдә үк әбиләренә ияреп клубка киләләр һәм челтәр үрүдә катнашалар. Аларның ватанпәрвәр, мәрхәмәтле һәм игелекле булып үсүләренә күңел сөенә, диләр өлкәннәр.

Балтач авылыннан Фәридә апа да әлеге игелекле эшкә үз өлешен кертә. Ул һәр көнне күрше авылга җәяү йөри.

–    Фәридә апаның улы беренче көннән үк махсус хәрби операциядә катнаша. Аның күңел халәтен аңлыйбыз. Үзенә дә җылы сүзебез белән булса да ярдәм итәргә тырышабыз, – ди Рамилә апа.

Әнә шулай, уртак тырышлык белән зур ярдәм күрсәтәләр Барҗы-Пельга һәм Барҗы-Умгада яшәүчеләр.

–    Без кулыбыздан килгәнчә алга таба да булышырга ышандырабыз. Балаларыбыз гына туган якларга исән-сау кайтсыннар, – диләр авыл өлкәннәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев