Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Барҗы-Пельгада махсус хәрби опреация зонасындагы егетләрнең әниләрен бүләкләделәр

Чара Әниләр көне уңаеннан узды

Барҗы-Пельга клубы мөдире Мөнзилә Мәннапова җитәкчелегендәге волонтерлар авыл мәдәният учагында бәйрәм концерты оештырдылар. Анда махсус хәрби операция зонасында ил иминлеген саклаучы авылдашларының әниләре дә чакырылды.

Дөньядагы иң газиз, иң кадерле, сабыр, олы йөрәкле әниләрне район Иҗтимагый советы әгъзасы Ромель Мәннапов, җирлекнең ветераннар советы рәисе Рамилә Хикмәтуллина котлап, иң җылы сүзләрен җиткерделәр. Хәрбиләрнең әниләренә күчтәнәчләр тапшырдылар.

Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. Концертны Кичкетаң мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, Сәрия Саматова җитәкчелегендәге мәктәпкәчә балалар төркеме, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, волонтерлар чыгыш ясадылар. Кичә барышында махсус хәрби операция зонасындагы бер авылдашлары белән элемтәгә дә керделәр.

Бәйрәм чарасы чәй табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев