Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Барҗы-Умга, Барҗы-Пельга волонтерлары бер айда махсус хәрби операция зонасына өч тапкыр гуманитар ярдәм җибәрделәр

“Хәрбиләр нәрсә сорыйлар, шуны җибәрергә тырышабыз”, ди “Изге йөрәкләр” клубы җитәкчесе Рамилә Хикмәтуллина

Кичә Әгерҗе районыннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм озатылды. Күпсанлы әгерҗелеләр белән бергә әлеге изге эштә Барҗы-Умга һәм Барҗы-Пельга авыллары волонтерлары да зур өлеш керттеләр. Алар 8 маскировка челтәре, 25 пар мунча пиннеге, кием-салым, үзләре пешергән чәкчәк һәм башка азык-төлекләрне җибәрделәр. 

Бу айда әлеге кечкенә авылларда яшәүчеләр өченче тапкыр гуманитар ярдәм озаттылар. Аңа кадәр 20 капчык бәрәңге һәм башка төр яшелчәләр, җиләк-җимеш, үлән чәйләре, үзләре баскан токмач, чәкчәк һәм башка кирәк-яраклар җибәрделәр.

–    Әйберләребезне алгач, хәрбиләр рәхмәт әйтеп видеолар төшереп җибәрәләр. Без аларның җиңү белән туган якларга кайтуларын телибез, – ди Рамилә Зөфәр кызы.

Ике авыл өлкәннәре, көн саен клубка җыелып, изге эшкә үз өлешләрен кертәләр. Алар чираттагы гуманитар ярдәм өчен маскировка челтәрләре үрә башлаганнар инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев