Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Барҗы-Умга һәм Барҗы-Пельгалылар бу айда хәрбиләргә 2нче гуманитар ярдәм әзерләгәннәр

Аларга җылы киемнәр, носки-оекбашлар, эчке киемнәр, җылы саклый торган стелькалар хәстәрлибез

Махсус хәрби операция зонасындагы егетләребезгә гуманитар ярдәм җыюга үзләренең матур өлешләрен кертүче райондашларыбыз бик күп.

Барҗы-Умга һәм Барҗы-Пельга авылында яшәүчеләр дә әнә шундыйлардан.

Әлеге авыллар кечкенә булуга карамастан, халкы бик ачык йөзле һәм ярдәмчел.  

Алар ил сагында торучы егетләребезгә һәрдаим ярдәм күрсәтәләр: йон оекбашлар бәйлиләр, яшел, ак һәм берничә төсле челтәрләр үрәләр, әллә ничәшәр җәем токмач кисеп әзерлиләр, татлы ризыклар пешерәләр.


“Отпускага кайткан егетләребезне мул табыннар әзерләп, тиешенчә каршы алабыз. Хәрбиләрнең яшәгән йортларына барып күзгә-күз карашып аралашабыз, теләкләрен ишетеп, булдыра алганча ярдәм итәргә тырышабыз. Аларга юл кирәк-яраклары – җылы киемнәр, носки-оекбашлар, эчке киемнәр, җылы саклый торган стелькалар хәстәрлибез”, – ди Барҗы-Умга авылының актив  волонтеры Рамилә апа Хикматуллина.

 


“Махсус хәрби операция зонасында ил сагында торучы егетләребез  кайнар чәй белән үзебез пешергән татлы чәкчәктән дә бик яратып авыз итәләр.  Иң мөһиме, туган җиребезгә исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Барыбыз да шул теләктә ”, – дип өсти ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев