Барҗы-Умга өлкәннәрен хөрмәтләделәр
Бәйрәмгә авылда яшәүче барлык өлкәннәрне дә чакырганнар
Бүген Барҗы-Умга авыл клубында өлкән буын өчен бик матур бәйрәм чарасы узды. Төрле урыннарда эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерларны бәйрәм табыны артына дәштеләр. Аларны Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев котлады, хезмәт елларында көнне-төнгә ялгап, авырлыкларны җиңеп, сабыр булып эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде, олыгайган көннәренең кадер-хөрмәттә узуын теләде. Җирлекнең ветераннар советы рәисе Рамилә Хикмәтуллина һәм клуб мөдире Алсу Дәүләтшина да изге теләкләрен җиткерделәр, төшенкелеккә бирелмичә, актив яшәргә язсын диделәр. Бәйрәмгә килүчеләрне “Ак калфак“ берләшмәсе кызлары тәм-томнар белән сыйладылар.
Өлкәннәр өчен клуб сәхнәсендә авыл үзешчәннәре тарафыннан җырлар яңгырады, күмәк биюләр башкарылды. Соңыннан өлкәннәргә күчтәнәчләр таратылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев