Барҗы кызы – Ватан Герое
- И, сеңлем, туган авылым Барҗыдан чыгып китүемә 62 ел гомер узса да мине искә алып шалтыратуыгыздан күңелләрем тулып китте әле, - дигәч, бер мәл телефон тынып калды. Аннан бераз дулкынланган тавыш белән дәвам итеп: - Авылыбыз булмаса да, Барҗыдан чыгып, илнең төрле почмакларына таралышкан авылдашларга, берничә ел элек мине...
- И, сеңлем, туган авылым Барҗыдан чыгып китүемә 62 ел гомер узса да мине искә алып шалтыратуыгыздан күңелләрем тулып китте әле, - дигәч, бер мәл телефон тынып калды.
Аннан бераз дулкынланган тавыш белән дәвам итеп:
- Авылыбыз булмаса да, Барҗыдан чыгып, илнең төрле почмакларына таралышкан авылдашларга, берничә ел элек мине Кичкетаңга очрашуга чакырып, бик зур хөрмәт күрсәткән авыл башлыгы Зөлфәткә бик күп сәлам тапшырыгыз, - дип изге теләкләрен җиткерде.
Бүген, 9 декабрьдә, Ватан Геройлары көне уңаеннан Әлмәттә гомер кичерүче якташыбыз, Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры, "Почет билгесе" ордены иясе Хәлимә апа Газизованы бәйрәм белән котларга дип аның белән телефоннан элемтәгә кергән идек. Туган яктан хәл белүләренә сабый баладай сөенде ул.
Газета укучылар арасында шундый дәрәҗәле дәүләт бүләкләренә ия якташыбыз турында белмәүчеләр дә байтактыр. Әйдәгез, сүзне ерактанрак башлыйк, алайса.
Безне сугыш чыныктырды
- Әтиебез Хисаметдин сугыштан кайтмады. Әни 28 яшендә дүрт бала белән тол калды. Игезәгем Әминә белән без иң олылары. Ун яшьтә колхозда эшли башладык. Урман кисәргә дә җибәрделәр. Сугыш чыныктырды, бер авыр эштән дә курыкмаска, кыенлыкларны җиңәргә өйрәтте, - дип Хәлимә апа хәтер сандыгын актара башлады.
Әтисез калып, балачактан нужа арбасына җигелгән авыл кызына әллә ни белем алырга да насыйп булмый.
- Өч сыйныф кына тәмамлый алдым. Сугыштан соң авылга Әлмәт төзелешенә эшкә чакырып йөрүчеләр килделәр. Бик тә төзелештә эшлисе килә. Әмма колхоз җибәрми. Әни дә каршы. Мин туу турында таныклыгымны гына алдым да, вербовщиклар машинасына менеп утырдым. Әни эштән кайта, мине күрде дә еларга кереште. Мин тәвәккәл, үҗәт булганмын инде. Елый-елый булса да бер белмәгән Әлмәт ягына чыгып киттем, - дип дәвам итә Хәлимә апа.
Әлмәтне төзегән ташчы Хәлимә
Ул чакта бу авыл кызы еллар узгач, республикада танылган ташчы, Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры булыр дип кем уйлаган?!
36 ел кышкы буранда да, язгы-көзге яңгырда да, җәйге челләдә дә ачык һавада йортлар салган Хәлимә апа Әлмәт каласын үз куллары белән төзүе белән чиксез гоурлана.
- Дүрт оныгыма, өч оныкчыгыма урамнар буенча барганда үзем төзегән йортларны күрсәтәм, кайберләрен туктап карап торам. Беркайчан да бүләк өчен дип эшләмәдем. Ул заманда ташчыларының республика ярышлары була иде. Беренче тапкыр шул ярышка көчләп диярлек җибәргәндә ничек куркуымны белсәгез иде. Беренче урын алуымны әйткәч, баскан урынымда катып калдым, бүләк алырга чыга алмый торам. Аннан соң мондый җиңүләр күп булды инде. Хезмәтемне бәяли белделәр, рәхмәт, - ди якташыбыз.
Хәлимә апа хатын-кыз бәхетен дә Әлмәттә таба. Электрик Рим абый белән тигез гомере генә кыска була. Гаилә башлыгы авырып 9 ел урын өстендә ята, 47 яшендә гүр иясе була. Хәлимә апа каенанасын да 23 ел тәрбияли.
- Ике улымны ялгызыма гына аякка бастырырга туры килде. Тормышыбыз ким-хур булмасын дип эштән соң, ял көннәрендә "калым"га да йөрдем, кешеләргә бик күп йортлар, гаражлар төзедем. Шунысына сөенеп туялмыйм, улларым тәртипле, тырыш, туган җанлы булып үстеләр, - ди куанып.
Хәлимә апа уллары белән ике катлы йорт төзеп керә. 83 яшьлек ветеран якташыбыз шунда кече улы гаиләсе белән яши. Ә стена аша гына яшәүче олы улының гаиләсенә әниләренең игезәге Әминә апаны алып килгәннәр. Аны да картлыгында ялгызын калдырмаганнар.
Герой якташыбыз белән әнә шулай бик озак телефон аша әңгәмә корып алдык.
- Сеңлем, синең белән сөйләшкәч, туган якларга кайтып килгәндәй булдым. Яшь барган саен туган як ешрак искә төшә, яшьтәшләр сагындыра, - дип саубуллашканда кат-кат барлык барҗылыларга кайнар сәламнәрен юллады ул.
Рәмзия Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев