Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Барҗы-Пельгадан Габделфаяз абый өчен – икеләтә бәйрәм

Бүген Барҗы-Пельгада яшәүче Габделфаяз абый Галиевка 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме һәм Ватанны саклаучылар көне белән район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова, Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев котладылар. Мөхтәрәм сугыш һәм тыл ветеранын котларга якыннары да җыелган иде. Габделфаяз абый Сокманда туып үсә. 1944 елда сугышка китә. Аннан...

Бүген Барҗы-Пельгада яшәүче Габделфаяз абый Галиевка 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме һәм Ватанны саклаучылар көне белән район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова, Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев котладылар. Мөхтәрәм сугыш һәм тыл ветеранын котларга якыннары да җыелган иде.

Габделфаяз абый Сокманда туып үсә. 1944 елда сугышка китә. Аннан соңгы 16 ел гомере хәрби хезмәттә үтә. Озак еллар Мәскәүдә фәнни-тикшеренү институтында эшли. Бүген ветеран Барҗы-Пельгада туганнары Фәния һәм Риф тәрбиясендә яши. Шушы яшендә дә бик зирәк акыллы, шаярып сөйләшә, дөнья хәлләре белән кызыксына. Менә шундый гамьле ил агасын туганнары бик хөрмәтлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев