Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу.
Тырышып сабак укыгач
Галим булып җитәр бу...
Әлеге бишек җырына сабый чакта кайсыбыз гына изрәп йокыга китмәгән дә, кайсы гына әни нәниен шул җыр белән тибрәтмәгән икән...
"ДУ" КИТЕРЕП ЯШИЛӘР
Татар халкының борынгы йолаларын саклап килүче, сәхнәгә гашыйк Барҗы-Умга апа-әбиләре буыннан-буынга күчеп килүче бишек...
Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу.
Тырышып сабак укыгач
Галим булып җитәр бу...
Әлеге бишек җырына сабый чакта кайсыбыз гына изрәп йокыга китмәгән дә, кайсы гына әни нәниен шул җыр белән тибрәтмәгән икән...
"ДУ" КИТЕРЕП ЯШИЛӘР

Татар халкының борынгы йолаларын саклап килүче, сәхнәгә гашыйк Барҗы-Умга апа-әбиләре буыннан-буынга күчеп килүче бишек җырлары белән сабый чакка алып кайтып, кунакларны, тамашачыларны тарихка гына кереп калган талбишекләрдә тибрәттеләр ул көнне. Аларның "Ак калфак" район оешмасы җитәкчесе Рушания Байтимерова тәкъдиме белән "Бишек туе" уздыруларына афәрин дими, ни дисең?!
- Кем әйтмешли, Барҗы-Умга апаларына бер "сызгыру" җитә. Рамилә Хикмәтуллина белән Алсу Дәүләтшина җитәкчелегендә алар нинди генә йолаларыбызны халыкка кайтармыйлар?! Сәхнә осталыгы белән бергә кул эшләренә уңганлыкларын да карагыз әле аларның. Клубта кич утырып, әнә, нинди гүзәллек тудырганнар, - ди Рушания ханым күргәзмәгә ишарәләп.
- Бу авылда яшәүчеләрнең "ду" китереп яшәүләренә, активлыкларына үзем дә сөенеп туялмыйм. Клубта кичә-концертлардан соң да ачык сәхнә оештырып, апа-әбиләр төн уртасына кадәр рәхәтләнеп күңел ачалар. Районда беренчеләрдән булып "Бишек туе" уздыручы авылдашларыма мең рәхмәт! - диде Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев та.
БИШЕК ТУЕ
Кеше тормышында туйлар шактый: кызыл, көмеш, алтын, бриллиант туйлар һәм алар арасында ниндиләре генә юк?! Ә менә гаиләгә бәхет өстәп сабый дөньяга аваз салгач үткәрелә торган бәби туе иң истәлеклеседер, мөгаен. Чөнки нәкъ менә шул тәүге туйда гомер буе озатып барачак исем кушу йоласы үтәлә. Районыбызның баш мулласы хаҗи Мөхәммәазат хәзрәтнең "Бишек туе"нда әлеге мөһим йолабыз турында сөйләгәннәрне һәр татар гаиләсе белергә һәм исендә тотарга тиеш. 1989 елдан бирле йөзләгән сабыйга исем кушып, иң саваплы гамәл кылучы хәзрәтебезнең сөйләгәннәрен сезгә дә җиткерәм, яшь әниләр:
- Булачак әни бәби тудыру йортына кергәнче үк дөньяга киләчәк сабыеның исемен якыннары белән килешкән булырга тиеш. Чөнки ул нәниен беренче тапкыр кулына алу белән аның колагына исемен пышылдый. Сабый бер генә минут та исемсез торырга тиеш түгел.
Балага исем кушканда бабасы йә әтисе гакыйка корбаны итеп сарык чалырга тиеш.
Исем сайлау - бик мөһим эш. Тузга язмаган исем кушулар тыелачак. Муллаларга да мондый исемнәр кушу рөхсәт ителмәячәк.
Сугышта һәлак булган туганнарыгызның исемнәрен ир балага кушу - бик саваплы гамәл.
Мулла сабыйга исем кушканда бала яткан мендәрне намазлык өстенә куярга кирәк. Бу намазлык әбиләрегездән калган истәлек булса, тагын да яхшы.
БИШЕК ҖЫРЫН ТЫҢЛАП ҮСТЕМ
- Бер мәҗлескә баргач, нәни кыздан "үскәч кем буласын?" дип сорадык. Кунаклар кыз бала йә укытучы, йә доктор дип җавап бирер дип көтә. Ә кыз шаккатырып "ӘНИ булам!" диде.
Мөхәммәтазат хәзрәтнең чыгышыннан бу сүзләр.
- Бәләкәйдән үк әни булырга хыялланган кызны шушы бөек вазифага әниләр, әбиләр үз гамәлләре белән бүгеннән үк өйрәтергә тиеш. Киләчәктә никах мәҗлесләрендә кәләшнең бишек җырларын белүләрен дә тикшерәчәкбез. Кыз бала кияүгә чыкканда ук бишек җыры белән булачак сабыен иркәләп йоклата белергә тиеш. Кайбер әниләрнең "әйдә, ят та күзеңне йом, тавышың чыкмасын" дигән сүзләрен ишетергә язмасын иде.
Хәзрәтнең бу сүзләрендә никадәр хаклык! Без белеп бетермәгән ниндидер илаһи көч бар бит ул бишек җырларында: "... изге теләк теләрмен, бәхетле бул диярмен" Менә шундый яхшы теләк белән изрәп йокыга талган бала гына кечкенәдән бәхет тәмен тоеп үсә бит. Районыбыз балалар бакчаларында да, әнә, Азнакайдагы кебек, сабыйларны бишек җырлары белән йоклатсыннар иде. Тормышка ашыра алмастай гамәл түгел бит бу, хөрмәтле тәрбиячеләр.
Бу көнне авыл клубында бик күп бишек җырларын искә төшереп, исем кушу мәҗлесендә дә кунак булып утырдык. Борынгы әбиләребез никадәр байлык калдырганнар икән безгә! Барҗы-Умга әбиләре кебек барыбызга да оныкларыбызны "Йокла, балам, йом күзең,
йом-йом күзең, йолдызым" кебек моңлы бишек җырлары белән тибрәтеп үстерергә язсын.
ҖИҢҮЧЕЛӘРГӘ - КАЛФАКЛАР
Матур йолаларыбызны тормышыбызга кире кайтару максатыннан "Ак калфак" оешмасы бишек җырларына бәйге игълан иткән иде. Матур бишек җырлары тудыручыларга бу бәйрәмдә сәхнә түреннән урын бирелде. Ямурзадан Раилә Тимофеева, Иж-Бубыйдан Рафисә Мусина, Көчектән Фәнисә Гайнетдинова, Исәнбайдан Фәридә Җәмилева, Тәбәрледән Фәнзилә Гомәрованы яңа бишек җырлары өчен китапханә хезмәткәре Чулпан Нурмөхәммәтова теккән калфаклар белән бүләкләделәр.
- Күңел кылларын тибрәтүче мондый "Бишек туе" бәйрәмен һәр авылда уздырырга кирәк. Бу бәйрәм әбиләребезне яшьлегенә алып кайтса, бүгенге һәм булачак әниләрне сабыйларын бишек җырлары белән тәрбияләргә өйрәтү өлгесе. Шундый үрнәк күрсәткәннәре, авылны гөрләтеп яшәгәннәре өчен Барҗы-Умга үзешчәннәренә рәхмәт,- диде мәдәният идарәсе начальнигы Марс Гатауллин.
... Талбишекләр музейларда гына сакланса да, хәзерге буын сабыйларына еллар узгач та әниләренең бишек җырларын сагынып искә алырлык булсын. Иманлы балалар үстерү өчен Бишек туйлары бик тә кирәк безгә.
Рәмзия ЗАРИПОВА.
Нет комментариев