Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Башка Әгерҗе кирәкми

“Яшьлегемә кире кайту теләгем зур булса да, элеккеге Әгерҗегә кире кайтмас идем. Миңа бүгенге шәһәр ошый”, – ди Әгерҗенең яшьтәше, күптән түгел 80 яшен тутырган Луиза ханым ДӘҮЛӘТШИНА.

Тукай урамында узган балачагын һаман да сагынып искә ала ул.

  • Урамны уртадан ерып, тирән елга ага иде. Анда рәхәтләнеп су коендык, – дип сөйли. Шул урамдагы башлангыч мәктәпкә укырга керә кечкенә кыз.  
  • Елга да, мәктәп тә, мин туган йорт та исән түгел инде, – ди аннан бераз моңсулап.

Ә менә Ленин клубында узган яшьлек еллары, анда театр-спектальләрдә катнашуы турында искә алгында, күзендә очкыннар кабына.

  • Яшьтәшем – Арча егете Борис Гыйбадуллин белән бергә спектакльләрдә уйнаган чаклар кая китте икән?! – дип уйга кала.

7нче сыйныфтан соң Минзәлә педучилищесына укырга китә кыз, әмма сагынуга түзә алмыйча кире кайта. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казанга училищега китеп кисүче-тегүче һөнәре үзләштерү, аннан гомер буе әлеге яраткан һөнәре буенча хезмәт кую мөмкинлеге биргән язмышына бүген дә рәхмәтле.

  • Хезмәт елларым Әгерҗедәге көнкүреш комбинатының гөрләп торган чорларына туры килде. Өч йөзләп кеше эшли иде ул чакта. Ә нинди генә хезмәтләр күрсәтелмәде?! Йон тетү, итек басу, чәчтараш хезмәте дисеңме?! Мин үзем кисү, тегү белән шөгыльләндем. Башта плүш жакетлар тектек, аннан – бостон пәлтәләр, шуннан китте инде. Мин тегеп карамаган әйбер калмагандыр. Әгерҗедә мин теккән әйберләрне яратып киючеләр дә күп булды. Әле хәзер дә чалбар балагын кисү, вак-төяк әйберләрне тегү кебек эшләрне үзем башкарам. Гомерем буе кулдан энә, җеп, кайчы төшмәсә дә, яраткан эш ялыктырмый икән, – ди Луиза ханым.

Бергә эшләгән хезмәттәшләрен дә сагынып искә ала ул.

  • Ни кызганыч, күбесе арабызда юк инде. Әле менә күптән түгел генә Венера Шакиртованы соңгы юлга озаттык. Әнисә Мөстәхимова, шөкер исән, аның белән аралашып торабыз. Галина Даниленко, Мөнирә Нуриевалар белән бергә эшләдек. 300 кешелек коллективтан бик аз калып барабыз инде, – ди Әгерҗе яшьтәше.    

41 ел иңне-иңгә куеп яшәгән гомер юлдашы Зәмвирнең мәңгелеккә күчкәненә дә 17 ел  инде.  Аның белән дә әлеге дә баягы Ленин клубы  очраштырган булган.

  • Баянчы, биюче, сәхнә остасы иде ул. Биюләре белән Мәскәүгә кадәр барып җитте. Бергә спектакльдә дә уйнаганыбыз булды. Гомер буе тимер юлда эшләде. Шөкер, әйбәт яшәдек, – дип сөйли. Менә шундый иҗади гаиләдә талантлы балалар үсүе дә табигый: уллары Леонард “Татарстан – яңа гасыр“ телерадиокомпаниясендә иртәнге һәм кичке тапшырулар дирекциясе директоры, кызлары Эльвира – Әгерҗе үзәкләштерелгән клублар системасы җитәкчесе. Балаларының, оныкларының тормышта үз урыннарын табуына, Ходай Тәгаләнең оныкчыклар сөю мөмкинлеге бирүенә шөкер итә бүген Луиза ханым.
  • 80 ел гомеремнең яраткан Әгерҗемдә узуы белән дә бәхетле мин. Бөтен кешегә дә яраткан туган җирендә картаерга язсын, – дип тели Әгерҗе яшьтәше. Күңеле хисләнгән мизгелләрдә кулына каләм ала ул. Дәфтәрен ача да әйтергә теләгән сүзләрен шигъри юлларга сала:

80 генә бик аз, меңнәрчә ел

Булса иде гомерең, Әгерҗем.

Халкыбызга бары шатлык, бәхет

Бүләк итсен яшәү дәверең.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев