Башлангыч сыйныфлар мәктәптә биш көн генә укырлармы
Әлеге карар мәктәп коллективындагы җыелышта хәл ителергә тиеш, дип белдерде Россиянең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева. Ольга Васильева башлангыч сыйныфлар мәктәптә биш көн укырга тиеш дип белдерде. Бу хакта ТАСС яза. "Минем шәхси фикерем буенча, кече сыйныф укучылары биш көнлек программага сыярга, ә өлкәнрәкләр шимбә дә укырга тиеш", -...
Әлеге карар мәктәп коллективындагы җыелышта хәл ителергә тиеш, дип белдерде Россиянең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева.

Ольга Васильева башлангыч сыйныфлар мәктәптә биш көн укырга тиеш дип белдерде. Бу хакта ТАСС яза.
"Минем шәхси фикерем буенча, кече сыйныф укучылары биш көнлек программага сыярга, ә өлкәнрәкләр шимбә дә укырга тиеш", - диде министр чәршәмбе көнне Гомумроссия ата-аналар җыелышында.
Аның сүзләренчә, биш көнлек укуны мәктәп үзе хәл итә. "Аның өчен мәктәп коллективында җыелыш уздырырга һәм иҗтимагый оешма карары кирәк", - дип аңлатты Васильева.
Беренче Гомумроссия ата-аналар җыелышы 2014 елда узган. 2017 елда ул "Царицыно" 548 не номерлы мәгариф үзәгендә үткән. Сораулар туплау министрлык сайты һәм социаль челтәрләр аша алып барылган.
("Татар-информ").
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев