Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Башкарма комитетта – яңа җитәкче

Депутатларның бердәм тавышы белән район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына Илгиз САЛИХОВ сайланды

Әгерҗе районы Советының XXXIII утырышында депутатларның бердәм тавышы белән район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына Илгиз САЛИХОВ сайланды. 

Район Советы утырышы көн тәртибендә билгеләнгәнчә, беренче сорау итеп район башкарма комитеты җитәкчесен сайлау каралды.

Әлеге вазифага үз кандидатураларын Илгиз Салихов һәм Рөстәм Латыйпов тәкъдим иткән. Беренче булып чыгыш ясаган Илгиз Хәйдәр улы халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту буенча торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы, җирле үзидарә, авыл хуҗалыгы,  яшьләр сәясәте, мәдәният, спорт һәм башка мөһим юнәлешләрдә башкарыласы төп бурычларга тукталды. 

–    Аларны планлы рәвештә уртак көч белән чишеп, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырта алырбыз дип ышанам, – диде Илгиз Хәйдәр улы.

–    Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасын башкару  бу өлкәдә байтак кына тәҗрибә тупларга ярдәм итте, – диде аннан соң чыгыш ясаган Рөстәм Марат улы. 

Ул да район башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның командасы чишәргә тиешле төп мәсьәләләрне билгеләп үтте.     

Аннан депутатлар ачык тавыш бирү юлы белән район башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар. Әлеге җаваплы вазифа Илгиз Салиховка йөкләнде. 

–    Кандидатларның икесе дә лаеклы. Рөстәм Марат улы эшләү дәверендә район үсешенә лаеклы өлешен кертте. Рәхмәт аңа, –  диде район башлыгы Ленар Нургаянов. 

–    Депутатлар корпусы, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре белән бер команда булып эшләүдә уңышлар телим, – диде Ленар Фәрит улы яңа җитәкчене тәбрикләп. 

Утырыш эшендә ТРның территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Рөстәм Замалиев катнашты.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев