Байтуганнан Николаевлар: “Сыннар ясар өчен карны ат белән ташыдык”
Байтуганда гомер кичерүче Николаевлар өй тирәсендә бик күп кар сыннары ясаганнар.
Быел күпләр “сын ясар өчен кар аз булды” дип зарлансалалар да, әнә, Күләгәш авыл җирлегенә караучы Байтуган авылында гомер кичерүче Николаевлар аптырап тормаганнар.
- Карны ат белән ташыдык, – ди хуҗа. Нәтиҗәдә аларның капка төпләрендә бик күп үзенчәлекле кар сыннары пәйда булган. Алар арасында традицион Кыш бабай һәм Кар кызы, яшел Чыршы да бар. Шунда ук 2019 ел символы – Сары дуңгыз да урын алган.
- Без елның-елында капка төбебезгә менә шулай күп итеп сыннар ясыйбыз. Үзебезгә дә күңелле, авылны да бизәп тора, – диләр Николаевлар.
Әлеге авылның балалар бакчасы территориясендә дә кар сыннары урын алган. Шунда ук сабыйлар өчен кардан кечкенә генә тау да ясап куйганнар. Балалар бакчасына йөрүчеләр анда рәхәтләнеп тау шуа.
Әлеге җирлекнең төп авылы булган Күләгәш мәдәният йорты тирәсендә дә Кыш бабай, Кар кызы, чыршы сыннары ясалган. Мәдәният йорты эчендә исә хуш исләре белән балкып урман гүзәле утыра.
Күләгәш башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы бинасы тирәсендә дә кар сыннарын күрергә мөмкин. Димәк, бу җирлек елның иң гүзәл бәйрәмен каршы алырга әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев