Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бәйрәм табынына

Телне йотарлык каз 10 литр кайнаган җылымса суда 1 кило тозны эретәбез. Шунда казны салабыз һәм бер тәүлек тотабыз. Казны судан алганнан соң суын саркытып приправа (тавык өчен) сылап чыгабыз. Эчлеген әзерләү өчен бер касә карабодай ярмасы (аны алдан суга салып куярга кирәк), яшел алма, лимон, төшле кара җимеш кирәк...

Телне йотарлык каз
10 литр кайнаган җылымса суда 1 кило тозны эретәбез. Шунда казны салабыз һәм бер тәүлек тотабыз. Казны судан алганнан соң суын саркытып приправа (тавык өчен) сылап чыгабыз. Эчлеген әзерләү өчен бер касә карабодай ярмасы (аны алдан суга салып куярга кирәк), яшел алма, лимон, төшле кара җимеш кирәк булачак. Боларның барысын болгатып казның эченә тутырабыз. Аннан махсус пакетка тыгабыз һәм 2,5 сәгать духовкада пешерәбез.

Белен-салат
Аны ясау өчен башта белен пешерергә, аннан эчлеген шуның өстенә җәеп рулет итеп төрергә, тигез өлешләргә кискәләп, кечкенә таякчыклар (шпажкалар) ярдәмендә кадап чыгарга һәм матур итеп тәлинкәгә тезәргә кирәк.
1 белен пешерү өчен 1 йомырканы 1 кашык майонез белән туглыйсың һәм чама белән бераз он өстисең. Эчлеген төрлечә әзерләргә була. Әйтик, корейча кишергә ысланган тавык түшкәсен вак итеп турап салырга, шуңа бераз майонез өстәп болгатырга мөмкин. Яшел тәмләткечләр кушарга да онытмагыз.

"Курантлар" салаты
300 грамм тавык итен тозлы суда пешереп алабыз. 5 йомырка пешерәбез һәм сары һәм ак өлешләрен аерым-аерым кыргычтан уабыз. Аерым савытка 100 грамм сыр кырабыз. 150 грамм төшсез кара җимеш һәм 100 грамм шар чикләвеген вак итеп турыйбыз. Түбәндәге тәртиптә катламлап тезәбез: тавык, йомырка сарысы, кара җимеш, сыр, чикләвек, йомырка агы. Һәр катламга майонез сөртәбез. Салат өстенә гранат төшләре белән 12 санын һәм сәгать уклары ясап куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев