Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Бөек Ватан сугышында катнашкан батырларның фотосурәтләре – бер урында  

Мәскәү өлкәсендәге “Патриот“ паркында РФ Кораллы Көчләренең төп чиркәве территориясендә “Хәтер юлы“ дип аталган заманча комплекс ясала. Анда урнаштырылган интерактив экспозициядә Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр батырның  фотосурәтен карау мөмкинлеге булачак.

Шул уңайдан дәһшәтле сугыш елларында катнашучылар турында бердәм база туплау эше башланды. Әгерҗе районы хәрби комиссариаты да Әгерҗе һәм Татарстанның башка районнарында туган барлык сугышта катнашучыларның (исән, үлгән, хәбәрсез югалган) хәрби званиесе, фамилия, исем, әтисенең исеме, мөмкин булса орден-медальләре турында мәгълүмат белән фотосурәтләрен җыя башлады.

Хәрби комиссариат хезмәткәрләре, райондашларга, авыл җирлекләре Советларына, оешма-предприятиеләргә мөрәҗәгать итеп, аларның утлы сугыш кырын кичкән якыннары, туганнары, авылдашлары, хезмәттәшләре турындагы мәгълүматларны Әгерҗе, Энгельс урамы, 4нче йортка китерүләрен сорыйлар. Фотосурәтләр кире кайтарып бирелә. Белешмәләр өчен телефон: 25335 (Илгизә Шәрифуллина).

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев