Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бельгиядә Яңа елны ничек бәйрәм итәләр

Чыршыны декабрь башында ук бизиләр

Бельгиядә Яңа елны гаилә һәм дуслар белән каршы алалар. Яңа ел киче анда Иске ел киче дип атала. Раштуа бәйрәменә мул табын корсалар, Яңа ел табыны гади генә итеп әзерләнә.

Чыршыны декабрь башында ук бизиләр. Ул да Раштуа чыршысы дип йөртелә. Керстман, ягъни Кыш бабай төп бүләкне Раштуага алып килә. Яңа ел да бүләксез узмый, әлбәттә.

Сәгать телләре 12не сукканда гаилә әгъзалары, бер-берсен өчәр тапкыр үбеп, Яңа ел белән котлыйлар. 

Соңыннан бөтен кеше урамга чыгып фейерверк аттыра. Шуннан соң күршеләрне дә бәйрәм белән котлау башлана, изге теләкләр юллана.

Яңа елга һәр бала бәйрәм хаты яза. Анда Яңа ел турында шигырь һәм изге теләкләр булу шарт. Бәйрәм төнендә балалар, әлеге хатны якыннары алдында сөйләп, бүләкләр алалар. Бүләк урынына акча да бирергә мөмкин. Ә 1 январьда оныклар әби-бабайларына кунакка баралар. Айгөл ВИРБИСТ, Әгерҗе–Бельгия, Тонгерен шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев